Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗе районында ата-ана бурычларын үтәмәгән ваемсыз ханым хөкем ителде

Җинаять һәм җәза

Узган елның декабреннән быелның апреленә кадәр хөкем ителүче үзенең сигез айлык баласын тәрбияләү бурычын тиешенчә үтәмәгән. Хатын сабыйга карата бик кырыс булган, табиб-педиатрга кабул итүгә бармаган, сабыйны дарулар, балалар ризыклары, кием белән тәэмин итмәгән.  Начар шартларда яшәү яшь баланың сәламәтлегенә зыян китергән. 

Моннан тыш, хатын йөкле вакытында да, бала тапкач та спиртлы эчемлекләр кулланган. 

Нәтиҗәдә, 28 апрельдә сабый гаиләдән алынды һәм медицина учреждениесенә озатылды. 

Хөкем ителүче үз гаебен таныды. Суд аңа 250 сәгатькә мәҗбүри эшләр рәвешендәге җәза билгеләде.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән. 

Адель СӨЛӘЙМАНОВ,
Әгерҗе районы прокуроры ярдәмчесе. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев