Әгерҗе районында балтырган үсә торган мәйданнар күп
Балтырган баскан мәйданнар 70 гектарга якын тәшкил итә
Сосновский балтырганына каршы көрәш турында күптәннән сүз алып барыла. Быел бу эшкә республика бюджетыннан акча бүленеп, әлеге агулы үләнне юкка чыгару планы булдырылды.
– План дигәндә, иң беренче чиратта, балтырган белән көрәш ысуллары турында әйтергә кирәктер. Чөнки агулы үләннең бер өлешен химик юл, ягьни препаратлар ярдәмендә, бер өлешен механик ысул, ягъни техника белән, ә ике ысулны да кулланырга мөмкин булмаган очракта кул көче, ягъни гадәти чапкычлар ярдәмендә юкка чыгару күздә тотыла, – ди “Россельхозцентр” учреждениесенең Әгерҗе районындагы филиалы җитәкчесе Рамил Рәхмәтуллин. – Балтырганны юкка чыгару ысулы аның кайда үсүенә карап сайлана. Әйтик, елга буйларында үскән агулы үләнне химик ысул белән юкка чыгару тыела.
Безнең Әгерҗе районында балтырган баскан мәйданнар 70 гектарга якын тәшкил итә. Түбәндәге җирлекләр территорияләрендә әлеге үлән аеруча күп үсә: Бима (10 гектардан артык), Исәнбай (10 гектардан артык), Варкләд Аул (12 гектарга якын), БарҗыУмга (6 гектарга якын), Яңа Бәзәкә (5 гектардан артык) һәм башкалар.
Әгерҗедә балтырган үскән мәйданнар ипподром территориясендә һәм Әгерҗе елгасы тирәсендә очрый. Тулаем караганда, агулы үлән үскән мәйданнар арасында авыл хуҗалыгы җирләре дә, юл буйлары да, елга ярлары да, авыл җирлекләре территорияләре дә бар.
– Безнең җирлектә балтырган баскан мәйданнар Бима белән Исәнбай авыллары чикләренә туры килә. Быел күпләп үскән мәйданнарда химик һәм механик ысул ярдәмендә көрәш алып барылды. Берәнсәрән очраган җирләрдә кул көченнән файдаланабыз. Мин үзем дә кулга көрәкне бик еш алам. Тамырын корыткан очракта гына ул урында агулы үлән кабат үсмәячәк, – ди Бима авыл җирлеге башлыгы Эдуард Михайлов.
– Әгерҗедә әлеге эш Пионерская һәм Тукай урамнарында (икенче шарлавык территориясе) алып барылды, – ди “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Вәлиев.
Шул рәвешле, көрәшнең беренче этабы ахырына якынлаша инде. Көзгә таба икенче этабы башланачак. – Агулы үләнне тулысынча юкка чыгару өчен эшне ике этапта башкару мөһим, – ди Рамил Рәхмәтуллин.
Теләсә кайсы ысулны кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар бирергә кирәклеген дә онытырга ярамый. Болар – капюшонлы су үткәрми торган костюм, резин итекләр, перчатка, күзлек йә саклагыч маска кию һәм башкалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев