Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗе районында бер ир-ат банк счетыннан зур күләмдә акча урлаган

Үз гаебен тулысынча таныган

Әгерҗе районы прокуратурасы Әгерҗе районында яшәүче 32 яшьлек ир-атка карата РФ Җинаять кодексы 158 маддәсенең 3 өлешенең “г” пунктында каралган авыр җинаятьне кылуда (урлау, ягъни банк исәбеннән чит кеше милкен яшерен урлауда) дәүләт гаепләвен хуплады.

Судта ачыкланганча, хөкем ителүче 2020 елның 15 февралендә исерек хәлдә, зыян күрүченең кесә телефоныннан файдаланып, «900» номерына смс-хәбәр җибәреп,зыян күрүченең банк счетындагы 7500 сум акчасын банк счетына күчерү буенча операция ясаган.

Хөкем ителүче урлау буенча үз гаебен тулысынча таныды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Әгерҗе районы прокуроры, юстициянең өлкән киңәшчесе О. Н.Шуста.

Суд райондашыбызга 1 елга сынау срогы белән 1 ел 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев