Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе районында Кыш Бабай призына чаңгы ярышлары узды

Һәр катнашучы татлы приз алды

Кичә Күләгәштә башлангыч сыйныф укучылары арасында Кыш Бабай призларына чаңгы ярышлары узды. Нәниләр өчен бу ярыш традицион рәвештә Яңа ел алдыннан старт ала һәм инде 6 ел рәттән уздырыла.

Салкын һава торышына һәм үтәли җилгә карамастан, Күләгәш дуслары белән ярышырга Пеләмеш һәм Бимадан да балалар килде. Ярышны ачу тантанасында мәктәп директоры В.А.Иванов һәм авыл җирлеге башлыгы Ю.Н.Васильев балаларны тәбрикләделәр һәм уңышлар теләделәр.

Барлык катнашучылар да үз дистанцияләрен уздылар, финишта һәр катнашучы татлы приз алды. Җиңүчеләр һәм призерларга Кыш Бабай медальләр, грамоталар һәм тәмле бүләкләр тапшырды.

Җиңүчеләр: беренче урында Изергин Егор, Петров Фёдор, Шамеева Дарина һәм Самуткина Ксения; икенче урында Таканаев Евгений, Ибатов Антон, Миляева Аделина һәм Мурзина Вероника; өченче урында Капаров Матвей, Шурметов Артём, Баширова Екатерина һәм Юмина Аида.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев