Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗе районында махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде

Районда мәдәни, спорт һәм башка төрле массакүләм чараларны уздыру санитар-эпидемиологик хәл тотрыкланганчыга кадәр кичектерелә

ТР Министрлар Кабинетының “Яңа коронавирус инфекциясе үтеп керү һәм таралу куркынычын киметү буенча өстәмә чаралар”га кагылышлы карарын тормышка ашыру максатыннан райондагы экологик куркынычсызлык, табигать байлыкларынннан файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча ведомствоара комиссиясе үз карарларын кабул итте. Алар белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова район хакимиятендә узган киңәшмәдә җитәкчеләрне дә таныштырды. 

  • Әлеге карар нигезендә районда махсус санитар-эпидемиологик режим кертелә һәм мәдәни, спорт һәм башка төрле массакүләм чараларны уздыру санитар-эпидемиологик хәл тотрыкланганчыга кадәр кичектерелә. Балаларны күмәк рәвештә кая да булса читтә уздырылучы чараларга алып бару тыела. Өстәмә белем бирү учреждениеләрендә занятиеләр уздырылмый, – дип хәбәр итте ул.

Татарстанның башка мәктәпләрендә кебек үк район мәктәпләрендә язгы каникуллар бераз иртәрәк – 19 марттан башланды. Югарыда телгә алган комиссия карары белән язгы каникул чорында мәктәп яны лагерьлары да оештырылмый.

  • Каникул вакытында имтиханнарга әзерләнү буенча тренировка чаралары график нигезендә алып барылачак. Аларны уздыру формалары (дистанцион, шәхси) укучыларга хәбәр ителәчәк, – ди район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина. – Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре исә гадәти режимда эшләүләрен дәвам итәләр. Әгерҗедә 3нче балалар бакчасы, ОРВИ белән авыручылар  белән бәйле рәвештә, карантинга ябылды. Барлык учреждениеләрдә дә санитар-гигиена таләпләрен үтәү ныклы контрольдә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев