Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗе районында с коену өчен махсус урыннар юк

1500 сум штраф каралган

Ниһаять, җәйге кызу көннәр башланды. Димәк, балаларын ияртеп су буена баручылар саны да артачак. Безнең районда су коену өчен тәгаенләнгән махсус урыннар каралмаганлыктан, күңелсез вакыйгалар булган очракта моның өчен сез фәкать үзегез җаваплы, хөрмәтле әти-әниләр.

Әгерҗе районында су коену өчен җиһазландырыган пляжлар да, башка махсус урыннар да юк. 

Су буендагы күңелле ялыгыз күңелсез тәмамланмасын дисәгез, түбәндәге кагыйдәләрне истә тотыгыз: 
-    бары тик махсус урыннарда гына йөзегез;
-    бала суга кергәнче, аны үзегез тикшереп карагыз (температурасы ничек, тирән түгелме, агым юкмы һ.б.лар);
-    суга төшү һәм кереп китү урынын да тикшерегез (тирәнлеге нинди, агызмыймы, ләм, ташлар юкмы һ.б.лар);
-    бала үзе генә йөзәргә тиеш түгел;
-    бала сезнең белән янәшәдә генә йөзгән очракта да аны күздән югалтмагыз;
-    бала су буенда гына уйнап йөрсә дә аңа коткару жилеты кидерегез. 

Балага суда ярты сәгатьтән дә артык булырга рөхсәт итмәгез. Беренчедән, баланың суда бик тиз януы, икенчедән, 24 градустан салкынрак суда туңуы бар.  

Судагы фаҗигале хәлләр, гадәттә, ике сәбәп белән бәйле. Беренчесе – зурларның игътибарсызлыгы, икенчесе – салкын суга кисәк керү аркасында кинәт һуштан язу. Мондый хәл эссе көнне һәм ашаганнан соң елгага кергәч кенә түгел, бассейнда да булырга мөмкин. Шуңа күрә балага суга кисәк керергә ярамаганлыгын аңлатыгыз. 

Тыелган урыннарда су керү административ хокук бозу булып исәпләнә һәм моның өчен 1500 сум штраф каралган. 

Әгәр ата-аналар балага җиһазландырылмаган урында су керергә рөхсәт итәләр һәм шул рәвешле баланың тормышын һәм сәламәтлеген куркыныч астына куялар икән, ата-ана бурчыларын тиешле рәвештә башкармаганнары өчен шулай ук җаваплылыкка тартылалар.  

Ксения ОБУХОВА,
балигъ булмаганнар комиссиясе баш белгече.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев