Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе районында сержант Ленар Гәрәев белән хушлаштылар

Ул чын герой иде...

Әгерҗе районында Тәбәрле авылында туып-үскән, сержант Ленар Гәрәевны соңгы юлга озаттылар.

32 яшьлек райондашыбыз Украинада махсус операция барышында һәлак булды. Күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен ул үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев һәм хәрби комиссар Илгиз Галиев һәлак булган якташыбызның гаиләсенә кайгы уртаклашу сүзләре җиткерделәр.

"Район халкы һәм җитәкчелеге исеменнән тирән кайгы уртаклашабыз. Бүген без шушы югалту авырлыгын сезнең белән бергә күтәрәбез. Бик зур югалту. Райондашыбыз, улыгыз, энегез, дустыгыз, авылдашыгызның батырлыгын, фидакарьлеген күрсәтү өчен бернинди сүзләр дә җитмәс. Ул чын герой иде..." - дип билгеләп үтте алар.

Гәрәев Ленар Тәфкил улы 1989 елның 4 ноябрендә Әгерҗе районының Тәбәрле авылында туган.

2007 елның 6 декабрендә армия сафларына хәрби хезмәткә чакырыла. 2009 елның 10 мартында беренче контракт төзи. Кинологик хезмәтнең инструктор-методисты вазыйфасында хезмәт уза.

РФ Төньяк Кавказ төбәге территориясендә хокук тәртибен һәм иҗтимагый иминлекне тәэмин итү буенча гаскәрләрнең берләшкән төркеме составында бурычларны үтәү өчен ике тапкыр командировкага юллана.

Хезмәт узган вакытта бары тик уңай яктан гына, җаваплы, башкарма хәрби хезмәткәр буларак характерлана, хәрби бурычны үтәүдә үрнәк булып тора, хәрби часть командованиесе тарафыннан берничә тапкыр бүләкләнә.

Ленар Гәрәев ЛНР һәм ДНР территориясендә хәрби бурычны үтәү барышында һәлак булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев