Әгерҗе районында язгы ташуга ныклы әзерлек эшләре бара
Язның беренче ае ахырына якынлашса да, көннәр әле һаман ныклап җылытырга ашыкмый. Метеорологлар апрельнең беренче көннәрендә дә төнге температура минус булачак дип фаразлый.
- Күңел көннәр җылынуын көтсә дә, язгы ташу мәсьәләсендә мондый һава торышы безнең өчен бик кулай. Чөнки һава температурасы төннәрен булса да минус торган очракта ташу тыныч узарга тиеш, дип белдерде Татарстанның Министрлар Кабинетында язгы ташуга әзерлеккә багышланган брифингта ТРның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко.
Шулай да атна дәвамында шактый гына явым-төшемнәр дә көтелә.
- Әмма кар көпшәк. Шуңа күрә андагы су артык күп түгел. Дөрес, елгалардагы су күләме алдагы күпьеллык уртача күрсәткечтән бераз гына югары. Әмма төнлә салкынча булып, көндез бераз гына җылы булса, бу ташу процессын тигезләштерәчәк, диде ул.
Ә менә көннәр кинәт кенә җылытып җибәргән очракта республикада 209 торак пунктка су басу куркынычы яный. Безнең районда да су ташудан Иж-Бубый, Мордывый, Тирсә авыллары, Әгерҗенең көньяк өлеше зыян күрергә мөмкин.
- Шуны күз уңында тотып, районда язгы ташуга әзерлек эшләре башланды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев җитәкчелегендә махсус комиссия төзелде. “Язгы ташу“ планы булдырылды, ди күзәтчелек идарәсе бүлекчәсе җитәкчесе Айрат Шәйдуллин.
Әлеге план нигезендә “Брус“ һәм “Татарстан күперләре“ ширкәтләренең безнең райондагы участокларына буа һәм елгаларны, юллар, күперләр торышын күзәтү, су агып китә торган канауларны, торбаларны ремонтлау һәм чистарту бурычы йөкләнгән.
Шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында махсус комиссияләр оештырылган.
- Җирлегебездә су басуга каршы үзебезнең чаралар планын булдырдык. Моның өчен җаваплы комиссия атна саен район башкарма комитетына башкарылган эшләр хакында отчет бирә. Елга буйларын чистарту, андагы агач-куакларны кисү буенча өмәләр уздырдык. Боз калын булган урыннарга тозлы катнашма сиптек. Су басу булган очракта халыкны эвакуацияләү урыннары да әзер. Болар авыл Мәдәният йорты һәм мәктәп. Шушы көннәрдә җирлеккә көймә сатып алырга планлаштырабыз. Халык арасында аңлату эшләре уздырабыз. Алар үзләре дә мөстәкыйль рәвештә ташуга әзерлек эшләре алып баралар: канаулар казыйлар, су агучы торбаларны чистарталар. Чөнки су басуның җитди проблема булуын яхшы аңлыйлар, – ди Иж-Бубый авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов.
Соңгы тапкыр безнең районда көчле ташулар 2012 елда күзәтелгән иде. Ул чакта Иж-Бубый, Мордывыйда шактый гына хуҗалыклар су астында калды. Биектау, Ямурза авыллары янындагы юлларга нык кына зыян килде, Кадрәк, Мадык күперләрен су алып китте. Әгерҗедә Боз сарае артында берничә йорт су астында калды. Быел мондый хәлләр булмас дип ышаныйк.
- Әмма табигать белән шаярырга ярамый. Быел кечкенә елгаларда су ташулар апрельнең икенче ункөнлегендә булыр дип көтелә. Барысына да әзер булырга кирәк, ди Айрат Шәйдуллин.
Белешмә:
Су басу куркынычы булган очракта 24141, 112 Бердәм диспетчерлык хезмәтенә шалтыратырга кирәк. Авыл халкы авыл җирлеге Советларына мөрәҗәгать итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев