Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗе районының бер авылында яшәүче һәр яз саен чүп белән көрәшә

“Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасының электрон почтасына Әгерҗе районының бер авылында яшәүче актив газета укучыбыздан фотолар килеп төште.

“Бу – безнең бакча артындагы күренеш. Һәм мин менә шушы чүп өемнәре белән һәр язда көрәшәм“, – дигән ул.

1 апрельдән республикада, шул исәптән безнең Әгерҗе районында да санитар-экологик икеайлыкка старт бирелде. Ул 31 майга кадәр дәвам итә.

  • Коронавируска каршы көрәш кысаларында махсус режим игълан ителү сәбәпле, без әлегә икеайлыкка актив рәвештә кушылырга өнди алмыйбыз. Әмма тиешле саклык чараларын күрелгән хәлдә өмәләргә чыгу тыелмый, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев. – Перчатка, маска кию, метр ярым ара калдырып эшләү кебек гади генә кагыйдәләрне үтәү һәркайсыбызның көченнән килә.    

Шәхси йортларда яшәүчеләр арасында кулларына тырма, себерке тотучылар бар инде. Бу фотоларны юллаган райондашыбыз да берничә көн инде чүп белән көрәшәм, ди. Үз артларыннан тау-тау чүп өеме калдырып табигатьне пычратучылар гына бу турыда ни уйлый икән?!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев