Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе шәһәренә яңа җитәкче билгеләнде

Бүген Әгерҗе районы хакимиятендә “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге Советының XXIV сессиясе булды.

Көн тәртибенә куелган мәсьәлә буенча депутатлар “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге башкарма комитетына җитәкче сайладылар.

Конкурс комиссиясенә “Төзелеш идарәсе“ предприятиесе директоры Әнвәр Рәхмәтуллин һәм милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының контроль-исәп бүлеге җитәкчесе Павел Лукшиннан гариза кергән иде.

Кандидатлар депутатлар алдында чыгыш ясадылар. Әнвәр Рәхмәтуллин республика һәм федераль программалар буенча шәһәрдә күп төзекләндерү эшләре алып барылуын, аларны тормышка ашыру, сафка баскан объектларны киләчәктә сыйфатлы итеп тоту төп бурычларның берсе булуын әйтте. Ул шулай ук коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту, юлларны төзекләндерү эшен дәвам итү, халык мөрәҗәгатьләренә игътибарлы булуны беренче планга куячагын белдерде. Павел Лукшин да туып-үскән шәһәрендә киләчәктә халык мәнфәгатьләрен истә тотып эшләргә җыенуын белдерде.

Депутатлар “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе итеп бертавыштан Әнвәр РӘХМӘТУЛЛИНны сайладылар. Район башлыгы Валерий Макаров яшь җитәкчегә җаваплы һәм катлаулы эшендә уңышлар теләде.

Әнвәр Мансур улы 1984 елда Әгерҗедә туган. 2011 елда Казандагы социаль һәм гуманитар белемнәр институтының финанслар һәм кредит факультетын тәмамлаган. Хезмәт юлын Казанда “ТР Кече бизнес лизинг компаниясе“ндә анализ һәм контроль бүлегенең баш белгече булып башлаган.  2015-16 елларда ул “Ак Барс“ Банк җәмгыятенең Әгерҗедәге өстәмә офисы җитәкчесе вазифасын башкара. 2017 елдан – Әгерҗедәге “Төзелеш идарәсе“ предприятиесе җитәкчесе.

Әнвәр Рәхмәтуллин өйләнгән. Җәмәгате белән ике бала үстерәләр.

ххх

Моңа кадәр шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән Илназ Сәфәров шәхси гаризасы нигезендә эшеннән азат ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев