Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе спорт комплексы менә шундый булачак

Әгерҗе шәһәре, Ометов урамы, 3. Нинди адрес бу дисезме? Биредә әгерҗелеләр инде күптән хыялланган ике бассейнлы спорт-сәламәтләндерү комплексы булачак. Шәһәребездә бассейнлы спорт комплексы төзү турында ничә еллар сөйләшүләр алып барылса да, чынлыкта алар буш сүз генә булып кала бирде. Ниһаять, быел боз урыныннан кузгалды. Әгерҗедә төзеләчәк бу комплекс менә шушы...

Әгерҗе шәһәре, Ометов урамы, 3. Нинди адрес бу дисезме? Биредә әгерҗелеләр инде күптән хыялланган ике бассейнлы спорт-сәламәтләндерү комплексы булачак.
 
Шәһәребездә бассейнлы спорт комплексы төзү турында ничә еллар сөйләшүләр алып барылса да, чынлыкта алар буш сүз генә булып кала бирде. Ниһаять, быел боз урыныннан кузгалды. Әгерҗедә төзеләчәк бу комплекс менә шушы рәсемдәге кебек булачак һәм ул шәһәребезгә тагын бер ямь биреп торачак.
3нче шәһәр мәктәбе каршында 50 сутый җирдә булачак комплекс төзелеше өчен мәйдан әзер инде. Әлеге төзелеш өчен "Татнефть" җәмгыяте 214 миллион сум акча биргән. Мондый комплекс Татарстанда 2014 елда фәкать Кайбыч авылында гына төзелде.
Әйдәгез, сезнең белән бергә хыялда гына булса да тиздән төзелә башлаячак комплекс буйлап сәяхәт итик әле. Менә подвал. Биредә техник, көнкүреш бүлмәләре һәм санузел урнашачак. Беренче катка күтәреләбез. Вестибюль, сак хезмәте, коену әйберләре бирү, чишенү, душ, санузел бүлмәләре. Ә менә монда балалар һәм өлкәннәр өчен бассейннар. Аннан соң спортзал һәм чишенү-киенү бүлмәләре. Медперсонал өчен аерым бүлмәләр булачак.
Икенче катка менәбез. Монда тренажер, көрәш заллары, конференц-зал, 70 урынлы трибуна, душ.
Комплексның территориясе яшеллеккә күмеләчәк. Транспорт өчен, инвалидларга техникаларын кую өчен махсус урын булачак.
Менә шулай итеп, хыялда гына булса да комплекс буйлап экскурсия ясап чыксак, киләсе елга бу якты хыялыбыз чынга ашар дип өметләнәбез. Балаларыбызга бассейнда инструкторлар белән шөгыльләнеп, Әгерҗедә йөзү спортын үстерү өчен мөмкинлекләр ачылачак.
- Бу спорт комплексы Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелә. "Татнефть"кә бик зур рәхмәт! Әгерҗелеләр хыялланган бина, барысы да без уйлаганча килеп чыкса, 2017 елның августында файдалануга тапшырылачак, - ди чын күңелдән сөенеп район башлыгы Валерий Макаров.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев