Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗе урамнарында баганалар алыштырыла

Район электр челтәре "Сетевая компания" җәмгыятенең капиталь ремонт программасы кысаларында шәһәрнең аскы өлешендәге урамнарда баганаларны һәм чыбыкларны алыштыра. Бу - К.Маркс ("Провиант" кибетеннән башлап), Крестьянская, Колхоз, Красноармейская урамнары, Такташ, Азиатский, Татарский тыкрыкларындагы алты чакрым ара. Эш башкарылганда әлеге урамнардагы йортларда да, баганаларда да ут сүнә. - Ут булмау кайбер кешеләрдә...

Район электр челтәре "Сетевая компания" җәмгыятенең капиталь ремонт программасы кысаларында шәһәрнең аскы өлешендәге урамнарда баганаларны һәм чыбыкларны алыштыра.

Бу - К.Маркс ("Провиант" кибетеннән башлап), Крестьянская, Колхоз, Красноармейская урамнары, Такташ, Азиатский, Татарский тыкрыкларындагы алты чакрым ара. Эш башкарылганда әлеге урамнардагы йортларда да, баганаларда да ут сүнә.

- Ут булмау кайбер кешеләрдә канәгатьсезлек тә тудыра торгандыр. Әмма без "Энергосбыт" ширкәтен кисәтәбез, алар "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы аша халыкка мәгълүмат җиткереп торалар. Баганаларга яктырткычлар кую өчен "ЭнергоСервис" ширкәте җаваплы. Алар әлеге эшне бездән соң башкаралар, - ди район электр челтәре җитәкчесе Айрат Гыйльманов.

- Элекке баганалар 50-60 метр саен урнаштырылган булган. Ә хәзергеләре 35-40 метр саен куелганлыктан багана саен урнаштырырга яктырткычлар җитми. Әмма бу - вакытлыча гына кыенлык. Лампаларга заказ бирелде, алар кайткач, бу эшне ахырына кадәр җиткерәчәкбез, - ди "ЭнергоСервис-Әгерҗе" ширкәте директоры Илфат Ямалиев.

Аскы өлештә Колхозная урамыннан кала башкаларында эш төгәлләнгән инде. Бу атнада ул урамда да баганалар алыштырылып, чыбыклар сузылып бетәчәк, диләр.

20 июльдән соң электриклар шәһәрнең өске өлешендә эш башлыйлар. Чапаев урамының башыннан алып II Гагарин тыкрыгына кадәр, Сәетов урамына кадәр Островский, Димитров, Чехов, Г.Камал, Калинин урамнарында шулай ук тимер-бетон баганалар куела.

- Әлеге урамнарда яшәүчеләрне дә алдан кисәтеп куябыз. Вакытлыча ут сүнәчәк, баганаларда да лампалар янмаячак, - ди Айрат Гыйльманов.

Электриклар өске урамнарда 13 чакрымда эш алып барачаклар. Моның белән параллель рәвештә алар йорт хуҗаларының электр счетчикларын тышкы якка куюны да башкаралар.

- Бу, беренчедән, счетчик күрсәткечен язып алырга безнең өчен уңайлы. Икенчедән, янгын куркынычсызлыгы өчен кирәк, - ди Айрат Рифкатович.

Шәһәрнең өске өлешендә эш сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев