Әгерҗе яңарырга тиеш
"Әгерҗе шәһәре" берәмлеге Советының XXXI сессиясендә аның башкарма комитеты җитәкчесе Раил Ваһаповның отставкага китүе турында хәбәр ителде. - Раил Әнвәрович бу вазифадан шәхси гаризасы нигезендә азат ителә. Аның җитәкчелегендә шәһәребезне тагын да уңайлырак, чистарак итү буенча күп кенә эшләр башкарылды. Ул шәһәр халкының тәкъдим-үтенечләрен күз уңында тотып эшләүгә зур игътибар...
"Әгерҗе шәһәре" берәмлеге Советының XXXI сессиясендә аның башкарма комитеты җитәкчесе Раил Ваһаповның отставкага китүе турында хәбәр ителде.
- Раил Әнвәрович бу вазифадан шәхси гаризасы нигезендә азат ителә. Аның җитәкчелегендә шәһәребезне тагын да уңайлырак, чистарак итү буенча күп кенә эшләр башкарылды. Ул шәһәр халкының тәкъдим-үтенечләрен күз уңында тотып эшләүгә зур игътибар бирде. Шәһәр үсешенә керткән лаеклы өлешегез өчен рәхмәт, - дигән сүзләр белән Шәһәр Советы рәисе Валерий Макаров аңа район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
- Әгерҗе үсәргә, матураерга тиеш. Шәһәрне тагын да чистарак, халык өчен уңайлырак итү буенча эшлиселәр күп әле. Бу постка киләчәк җитәкче әлеге мөһим мәсьәләләрдә Раил Әнвәрович белән киңәшләшеп эшләр, бу өлкәдә еллар буе тупланган тәҗрибәне файдаланыр дип ышанабыз, - диде Ваерий Макаров.
"Әгерҗе шәһәре" башкарма комитетына яңа җитәкче 10 ноябрьдә сайланачак. Ә хәзергә бу вазифа Раил Ваһапоның урынбасары - Руслан Вәлиевка йөкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев