Әгерҗе юлларындагы чокырларны ямыйлар
Кыштан соң "йончып" калган юлларны төзекләндерү эшенә юлчылар күптән кереште инде. Шәһәр эчендә дә, Әгерҗе-Красный бор трассасында да авария тудыру куркынычы зур булган урыннарны салкын ысул белән ямап чыктылар. Дүшәмбедән "Брус" ширкәте юлчылары чокыр-чакырларны кайнар асфальт белән ямау эшен башлыйлар. - Шәһәр эчендәге юлларда да, трассада да эшне берьюлы алып...
Кыштан соң "йончып" калган юлларны төзекләндерү эшенә юлчылар күптән кереште инде.
Шәһәр эчендә дә, Әгерҗе-Красный бор трассасында да авария тудыру куркынычы зур булган урыннарны салкын ысул белән ямап чыктылар.
.jpg)
Дүшәмбедән "Брус" ширкәте юлчылары чокыр-чакырларны кайнар асфальт белән ямау эшен башлыйлар.
- Шәһәр эчендәге юлларда да, трассада да эшне берьюлы алып барырга планлаштырабыз. Иң элек юлларның проблемалы урыннарын тәртипкә китерәбез. Бу эшнең мөһимлеген аңлап, эшне кызу тоту өчен бар тырышлыгыбызны куячакбыз, - ди "Брус" ширкәте участогы җитәкчесе Минсәет Мәһәдиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев