Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә архив бүлеге күченде

Райондагы архив эше буенча редакциягә бик еш шалтыраталар. Кемдер газета аша хезмәткәрләргә рәхмәт җиткерә, ә кайберәүләр архив бүлегенең кая күченгәнен белми аптырый. ЯҢА УРЫНДА Соңгы ун елда архив бүлеген, чынлап та, бер урыннан икенчесенә күчереп йөрттеләр. Иң башта аны район хакимиятеннән М.Горький тыкрыгындагы бинага күчерделәр. Соңыннан янгын сүндерү частена урнаштырдылар....

Райондагы архив эше буенча редакциягә бик еш шалтыраталар. Кемдер газета аша хезмәткәрләргә рәхмәт җиткерә, ә кайберәүләр архив бүлегенең кая күченгәнен белми аптырый.

ЯҢА УРЫНДА

Соңгы ун елда архив бүлеген, чынлап та, бер урыннан икенчесенә күчереп йөрттеләр. Иң башта аны район хакимиятеннән М.Горький тыкрыгындагы бинага күчерделәр. Соңыннан янгын сүндерү частена урнаштырдылар. Ниһаять, архив бүлегенә барлык таләпләргә туры килерлек бина табылуына биредә эшләүчеләр сөенеп туялмыйлар.

- Күченү мәшәкатьләре күп вакыт һәм көч таләп итсә дә, без бик канәгать, - ди бүлек җитәкчесе Марина Романова. - Моңа кадәр эшләгән биналарның берсе дә архив саклау нормаларына туры килми иде. Шуңа күрә без район җитәкчелеге исеменнән ТРның архив эше буенча Дәүләт комитетына хат юлладык. Мөрәҗәгатебезне игътибарсыз калдырмадылар. Гагарин урамындагы 70а йортын ("Россельхозбанк" белән рәттән) капиталь төзекләндерү программасына керттеләр. Үзәктә урнашкан әлеге бинада ремонт ясалганнан соң бик якты һәм уңайлы. Бинаның бер катлы булуы клиентларыбыз өчен дә бик җайлы. Безгә күбрәк лаеклы ялдагы өлкән буын кешеләре мөрәҗәгать итә бит. Шулай итеп, шәһәр үзәгендә урнашкан бинабыз барлык таләпләргә дә туры килә дип сөенеп әйтә алабыз.

Биредә ремонт эшләрен Тигран Агаджанян җитәкчелегендәге "СтройГигант" ширкәте төзүчеләре башкарган. Бу эшләргә 6,5 миллион сум акча тотылган.

Бинада шулай ук янгын-саклау, заманча һава алыштыру системалары бар. Документлар өчен барлыгы дүрт саклау урыны җиһазландырылган. Аның берсенә яңа мобиль металл стеллажлар урнаштырганнар. Алар да республика бюджеты хисабына алынган. Әлеге стеллажларга беренче документлар урнаштырыла башлаган инде.

АРХИВНЫҢ ЭШ КӨННӘРЕ

Район архивында нәрсәләр саклана соң?

- Беренче документлар совет чоры башына карый. Барлык документлар да ике төргә бүленә: даими сакланыштагы һәм вакытлыча (50, 75 ел), - дип сөйли Марина Николаевна. - Беренчеләренә төрле карарлар, оешмаларның еллык отчетлары керә. Икенчеләренә - хезмәт хакы, эшкә алыну-чыгару, боерыклар һәм башкалар. Архивка бик еш социаль-хокукый характерадагы сораулар белән киләләр. Хезмәт хакы, хезмәт стажы турындагы мөрәҗәгатьләр дә күп була. Гомумән алганда, безгә кеше пенсиягә чыгар алдыннан яки чыккач килә. Ә өлкән яшьтәгеләр белән эшләү аеруча игътибарлы, ягымлы булуны таләп итә. Без моны аңлыйбыз һәм һәркемгә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз.

Архив бүлегенә бер елга 100-1200 сорау керә. Көнгә унбишәр кеше мөрәҗәгать иткән вакытлар да була икән.

- Дүшәмбе, сишәмбе, җомга - безнең кабул итү көннәре. Әгәр җомга көнне киләләр икән, без аларны да борып җибәрмибез, - ди бүлек җитәкчесе. - Шулай ук теләсә нинди сорау белән күпфункцияле үзәккә дә мөрәҗәгать итеп булганлыгын райондашлар исләрендә тотсыннар иде.

Ә калган көннәрдә архив бүлеге хезмәткәрләре мөрәҗәгатьләрне карыйлар, юридик затлар белән эшлиләр.

Бүгенге көндә бүлектә документларның электрон базасын булдыру өстендә дә эш алып барыла. Районда кайчандыр эшләгән оешмаларның исемнәре инде базага кертелгән. Хәзер алда торган төп бурычларның берсе - 38 мең "дело"ны кертү. Шулай итеп, яңа урында яңа эш ысулларын да өйрәнәләр хезмәткәрләр.

Белешмә:

Гагарин урамы, 70а йортында урнашкан архив бүлеге 8-17 сәгатьләрдә (җомга 16 сәгатькә кадәр) эшли. Кабул итү көннәре: дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе. Телефон: 22304.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне алу өчен күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә була. Адрес: К.Маркс урамы, 20 (Элекке "Татфондбанк" бинасы). Телефон: 22425.

Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев