Әгерҗедә бер ханым фатирында янып үлгән
18 мартта, якшәмбе, кичке сәгать бишләр тирәсендә янгын сүндерү частена Әгерҗедә К.Маркс урамындагы бер йортта янгын чыгуы турында хәбәр итәләр.
Фаҗига 245нче йорттагы фатирда килеп чыккан. Күршеләре сүзләренә караганда, хуҗабикә дә, аның белән яшәгән ир-ат та спиртлы эчемлек кулланганнар. Ир-ат ут эченнән чыга алган, ә менә 60 яшьлек ханымны коткара алмаганнар.
Янгынның сәбәбе – тәмәке тартканда саклык чаралары күрмәү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев