Әгерҗедә беренче сыйныфка баручыларны зурладылар + ФОТО
Бик тиздән шәһәрдә - 317, авылларда 141 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Әлеге могҗизалы белем иленә аяк басар алдыннан малайлар-кызлар өчен район Мәдәният сараенда узган бәйрәм аларга яңа дәрт һәм көч өстәде. ТАПКЫР ДА, ОСТА ДА АЛАР Әнә, әниләре белән Мәдәният сараена атлаучы балаларның йөзендә, әйтерсең лә, кояш...
Бик тиздән шәһәрдә - 317, авылларда 141 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Әлеге могҗизалы белем иленә аяк басар алдыннан малайлар-кызлар өчен район Мәдәният сараенда узган бәйрәм аларга яңа дәрт һәм көч өстәде.
ТАПКЫР ДА, ОСТА ДА АЛАР
Әнә, әниләре белән Мәдәният сараена атлаучы балаларның йөзендә, әйтерсең лә, кояш нуры балкый.
- Кызыбыз Лиана мәктәпкә барасы көнне ашкынып көтә. Сарафан белән туфлиләрен көнгә ничә киеп карый микән?! - ди Гөлнара ханым Хуҗахмәтова.
- Төпчегебез Азалия лагерьга да йөргән иде. Шул вакытта ук мәктәп тормышына ияләште. "Мәктәпкә барырга ничә көн калды?" дип җәй буе сораштырып торды, - ди 3нче мәктәпкә баручы кызы Азалия турында Илзидә Герасимова.
Башка балалар кебек үк бәйрәмдә Лиананың да, Азалиянең дә мәктәпкә әзер икәнлекләре ачык күренде. Убырлы карчык, Үлемсез Кащей, Иванушка биргән сорауларга, табышмакларга ничек төгәл итеп кычкырып җавап биреп утырдылар алар. Гомумән, сәхнәдәге һәр бала активлыгын, осталыгын, тапкырлыгын күрсәтте бу көнне. Әкият герое Иван да укымыйча бу тормышта бернигә ирешеп булмаганлыгына, уку энә белән кое казу булса да, тырышырга кирәклегенә төшенде. Әкият карап хозурланган малайлар-кызларга бәйрәм истәлеге итеп шарлар да тараткач, аларның сөенече тагын да артты.
МӘКТӘПКӘ ҖЫЕНЫРГА ЯРДӘМ ИТТЕЛӘР
Быел да район башлыгы Валерий Макаровтан алып оешма-предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләргә кадәр бердәм булып "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" игелекле акциясенә кушылдылар. Күпбалалы, матди яктан аз тәэмин ителгән 110 балага мәктәп формалары, спорт һәм аяк киемнәре, букчалар, башка кирәк-яраклар бүләк итеп, никадәр шатлык өләштеләр алар. Валерий Владимирович, һәр елдагыча быел да ике балага мәктәпкә җыенырга ярдәм итте. "Агрофирма-Әгерҗе" ширкәте үз хезмәткәрләренең беренче сыйныфка баручы балаларына бүләккә букчалар һәм уку кирәк-яраклары алды.
- Быел мондый бәхет 46 балага елмайды. Без һәр баланың мәктәптә тырышып укуын, тәртипле булуын, әти-әниләре, укытучылары йөзенә кызыллык китермәвен телибез, - диде бәйрәм тантанасында ширкәтнең кадрлар бүлеге җитәкчесе Илнар Гадршин.
- Кызларыбыз Кира һәм Анна бүләкләр алырга сәхнәгә күтәрелгәч күзләргә яшьләр килде. Безне һәм балаларны сөендергәне өчен җитәкчебез Ленар Фәритовичка һәм аның командасына зур рәхмәт, - диделәр Лариса Лямина һәм Алена Снурцина.
Әнә шулай, матур мизгелләргә бай, шатлык өләшүче бәйрәм бер мизгелдә узып китте. Ә бик тиздән бу малайлар-кызлар белем иле дигән мавыктыргыч та, серле дә сәяхәткә чыгарлар.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев