Әгерҗедә өч балалар бакчасында татар төркемнәре ачылды
Педагогларның август конференциясендә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина "районда милли белем бирү тиешле дәрәҗәдә куелса да, туган телдә белем алу белән колачлау җитми. Моны тиз генә төзәтү дә мөмкин түгел. Шулай да без бу юнәлештә эш алып барабыз" дип белдергән иде. Быелгы уку елында милли бурычны тормышка ашыру буенча...
Педагогларның август конференциясендә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина "районда милли белем бирү тиешле дәрәҗәдә куелса да, туган телдә белем алу белән колачлау җитми. Моны тиз генә төзәтү дә мөмкин түгел. Шулай да без бу юнәлештә эш алып барабыз" дип белдергән иде. Быелгы уку елында милли бурычны тормышка ашыру буенча тагын бер адым алга ясалып, өч балалар бакчасында татар төркемнәре ачылды.
Бу атнада Сания Каһарманова җитәкчелегендәге 3нче бакчада 1,5-3 яшьлек сабыйларны кабул иткән татар төркемен ачу тантанасы булды. Нәниләр әле үзләрен чиста татар телендә сөйләшергә, җырларга өйрәтәчәкләрен аңламасалар да, әниләре «тел белү кирәк. Кечкенә чакта өйрәнгән гомерлеккә истә кала. Мәктәптә барыбер татар теле дәресләре булачак, өйрәнсеннәр генә» дигән фикердә.
«Кояшкай» төркемендә 15 бала тәрбияләнә. Аларның алтысы - татар, сигезе катнаш гаиләдән. Бер малай таҗик гаиләсендә үсә. Тәрбиячеләр Айсилә Садыйкова һәм Филисә Гобәйдуллина тел өйрәтүдә кызыксындыру чараларына басым ясауларын әйттеләр. Әле татар төркеменә бер ай гына йөрүләренә карамастан, балалар «исәнмесез», «сау булыгыз», «рәхмәт» кебек көндәлек кулланылыштагы сүзләрдән тыш, дүртьюллык шигырьләр дә өйрәнгәннәр инде.
- Рус милләтеннән булган Дима Шамшурин татар телендә шигырьләрне чатнатып сөйли, - диләр тәрбиячеләр сөенеп.
Балаларга тел өйрәтүдә татар халык авыз иҗаты, бигрәк тә әкиятләрнең роле зур булуын да билгеләп үттеләр.
- «Шалкан», «Төремкәй» әкиятләрен курчаклар ярдәмендә күрсәтәбез. Балалар шаккатып, кызыксынып карыйлар, - ди Филисә ханым.
- Бу төркемдә белем һәм тәрбия бирү чиста татар телендә генә булырга тиеш. Әмма саф татарча гына аралашу өчен вакыт кирәк булачак. Хәзер әти-әниләр белән дә ныклы эш алып барабыз. Аларга сабыйлары белән өйдә татарча сөйләшергә киңәш итәбез. Мәгълүматларны татар телендә язып эләбез. Әнә шулай, уртак тырышлык белән максатка ирешербез дип уйлыйбыз, - ди Айсилә ханым.
Бәйрәмгә килгән әти-әниләрнең дә фикере белән кызыксындык. Игезәк кызлары Мәликә һәм Самирәне татар төркеменә биргән Евгения Муллахмәтова сөенечен яшерә алмады.
- Мин үзем катнаш гаиләдә үстем. Әнием - рус, әтием - татар. Әмма башка милләт кешесе булуына карамастан, әни татарча өйрәнгән. Без гаиләдә татарча да, русча да аралашып үстек. Балаларымның да татарча белүләрен телим. Шуңа күрә өйдә күбрәк татарча сөйләшергә тырышабыз, - ди Евгения.
Әнә, 3нче бакчада тәрбияләнеп, хәзер 1нче гимназиядә укучы Эльвира белән Иделия дә татарча сөйләшү күңелле дә, кызык та, диләр. Аларның укытучылары Гөлназ Закирова:
- 3нче бакчада гомер-гомергә татар телен өйрәнүгә зур басым ясалды. Биредә туган телебездә бик матур бәйрәмнәр уздыралар. Үзләренең татар теле педагоглары бар. Бу бакчадан килгән балалар гимназиядә дә яхшы укыйлар, аларга татар телен өйрәнү кыенлык тудырмый, - диде.
Әнә, зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар милли киемнәрдән чыгыш ясарга чыккач зал көчле алкышларга күмелде. Шигырьләрне дә татар телендә чатнатып сөйләделәр, туган телдә матур җырлар да бүләк иттеләр. Бу минутларда нәни балаларның күзләрендә очкыннар кабынды. Ике-өч елдан алар да шушы абый-апалары кебек матур чыгышлары белән сөендерерләр әле. Нәкъ менә алар кебек: татарча җырлап, үзебезчә биеп, туган телдә шигырьләр яңгыратып. Хәерле сәгатьтә!
Белешмә:
Быелгы уку елында төрле милләт балалары тәрбияләнүче 3нче, 7нче шәһәр һәм Тирсәдәге «Миләүшә» балалар бакчаларында татар төркемнәре ачылды.
Узган ел 7нче бакчада татар төркемендә тәрбияләнгән малайлар-кызлар, балачак иле белән хушлашып, белем дөньясына аяк атлады. Алар Әгерҗедә татар телендә белем һәм тәрбия алган беренче «карлыгачлар» иде.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
М.Ягъфәрова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев