Әгерҗедә Девәтернә үзешчәннәре “Сүнгән йолдызлар“ны куя
27 октябрьдә 18 сәгатьтә Әгерҗедә Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йортында Девәтернә халык театры Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" спектаклен куя. Керү - бушлай. Исегезгә төшерәбез: Девәтернә Мәдәният йортында Фәнис Арсланов җитәкчелегендәге "Картаямыни соң йөрәк?" халык театры, К.Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" драмасы белән "Идел-йорт" фестивалендә катнашып, финалга үттеләр. Үзешчән артистлар әлеге спектакльне 12 ноябрьдә...
27 октябрьдә 18 сәгатьтә Әгерҗедә Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йортында Девәтернә халык театры Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" спектаклен куя. Керү - бушлай.

Исегезгә төшерәбез: Девәтернә Мәдәният йортында Фәнис Арсланов җитәкчелегендәге "Картаямыни соң йөрәк?" халык театры, К.Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" драмасы белән "Идел-йорт" фестивалендә катнашып, финалга үттеләр.
Үзешчән артистлар әлеге спектакльне 12 ноябрьдә Казанда "Юность" Мәдәният йортында күрсәтәчәкләр. Уңышлар телибез аларга!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев