Әгерҗедә гүзәл затлар хөрмәтенә бәйрәм концерты булды
Аларны РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, район башлыгы Валерий Макаров, иң матур, иң гүзәл бәйрәм 8 Март белән котлап, җылы теләкләрен, хөрмәтләрен һәм рәхәмтләрен җиткерделәр.
Бу көнне залда, чын мәгънәсендә, алма төшәр урын да юк иде. Тыл һәм хезмәт ветераннары, шәһәребез коллективларында эшләүче хезмәткәрләр, авыллардан килгән ханымнар, әниләр, әбиләр, кызларга олы хөрмәт күрсәтелде.
- Без, иң беренче чиратта, бала, әни һәм хатын-кыз. Янәшәбездәбезне яклардай, саклардай көчле затларыбыз булсын. Мин сезгә ихластан хатын-кыз бәхете телим, – диде Әлфия Когогина.
Шәһәребезнең бию, җыр коллективлары, сәнгать осталары, баянчыларның чыгышлары көчле алкышларга күмелде.
Бәйрәм ахырында залдагы һәр гүзәл затка чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев