Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә IV "Җәлил укулары” халыкара бәйгесен йомгаклауга багышланган шул исемдәге чара узды

Бәйгедә безнең районнан 70тән артык балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, укучылар һәм мәктәп яшеннән өлкәнрәкләр катнашты

Онытылмас батырлыклар эшләгән, туган илебез тарихында җуелмас эз калдырган, ялкынлы шигырьләре белән җаннарны тетрәндергән шагыйрьнең истәлегенә ел саен “Халыкара Җәлил укулары” бәйгесе игълан ителә. Узган ел Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты оештырган IV “ Җәлил укулары” халыкара бәйгесендә безнең районнан 70тән артык балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, укучылар һәм мәктәп яшеннән өлкәнрәкләр катнашты. Алар түбәндәге номинацияләрдә көч сынашты: “Муса Җәлил – татар телендә“, “Муса Җәлил – рус телендә“, “Муса Җәлил – дөнья халыклары телендә“ , “Җәлилчеләр“ һәм “Фронтовик язучылар“.

Районда – иң яхшы шигырь сөйрәүчеләр

Бу бәйгенең район турында аеруча уңышлы чыгыш ясаучылар бүләкләү тантанасына җыелдылар. “Җәлил татар телендә“ номинациясендә беренче урынга лаек булган 9 нчы санлы балалар бакчасыннан Рөстәм Гайнуллин (3-6 яшьлекләр арасында), 2нче санлы мәктәп укучысы Рената Фаттахова (7-10 яшьлекләр), 1нче санлы гимназия укучысы Лиана Ганиева (11-15 яшьлекләр), Тирсә мәктәбе укучысы Гөлшат Муллина (16-18 яшьлекләр), мәктәп яшеннән өлкән булучылар категориясендә 1 нче санлы балалар бакчасы тәрбиячесе Миләүшә Хөрмәтовага Диплом һәм бүләк тапшырылды.

“ Муса Җәлил – рус телендә“ номинациясе җиңүчеләре дә 6 нчы санлы балалар бакчасыннан Амалия Миннахметова (3-6 яшьлекләр арасында), Азево мәктәбе укучысы Софья Мерзлякова (11-15 яшьлекләр) бу чарага килеп бүләк алдылар һәм чыгыш ясадылар.

“Җәлилчеләр” номинациясендә катнашучылар үз иҗади җимешләре белән чыгыш ясаган. Кадыбаш мәктәбе 8 нче сыйныф укучысы Айназ Рамазанов һәм Азево мәктәбе укытучысы Любовь Витальевна Кузнецова чыгышлары көчле алкышларга лаек булды.

«Фронтовик язучылар - рус телендә” номинациясендә Красный Бор Теремок балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Сайранова беренче урын яулаган.

“Җәлил укулары“на “Муса Җәлил – дөнья халыклары телендә” исемле номинация булдыру һич тә очраклы түгел, чөнки аның шигырьләре дөньяның бик күп телләренә тәрҗемә ителә, иҗаты галимнәр тарафыннан һәрчак өйрәнелеп тора. Бу номинациядә җиңүчеләр – Иж- Бубый мәктәбе укучысы Лениза Җиһангәрәева һәм Тирсә мәктәбе укучысы Нурислам Абдуллин.

Зона этабында – призлы урыннарда

Мәгариф идарәсе методисты Миләүшә Шәйхетдинова район этабында җиңгәннәрнең видеоматериалларын зона турына җибәрүләре турында сөйләде. Анда призлы урынга безнең районнан җиде кеше лаек дип табылган. Нурислам Абдуллин, Гөлшат Муллина, Айназ Рамазанов, Любовь Кузнецова – беренче, Рушания Байтимерова, София Гаврилина – икенче, Лениза Җиһангәрәева өченче урынга лаек булган.

– Мин бүген Муса Җәлилнең “Кызыл ромашкалар“ шигырен инглиз телендә сөйләдем. Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре бүләкләү тантанасын истә калырлык итеп оештырганнар. Чара бәйге җиңүчеләренең чыгышлары белән бик матур үрелеп барды. Башка җиңүчеләрнең чыгышларын күрү миндә бик яхшы тәэсирләр калдырды, – диде Тирсәдән Нурислам Абдуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев