Әгерҗедә “каптырылган“ төлкедә котыру чире ачыкланганмы
Якшәмбе көн район ветеринария берләшмәсенә Әгерҗедә Ленин урамында көпә-көндез төлке йөрүе турында хәбәр иттеләр. Тиз арада бу кыргый җәнлекне "капкынга эләктердек" һәм анда котыру чире бармы-юкмы икәнлеген ачыклау максатыннан анализны республика ветеринария лабораториясенә тикшеренүгә җибәрдек. Сишәмбе нәтиҗә билгеле булды. Бәхеткә, төлкедә котыру чире ачыкланмады. Шушы вакыйга булганнан соң ветеринария берләшмәсе...
Якшәмбе көн район ветеринария берләшмәсенә Әгерҗедә Ленин урамында көпә-көндез төлке йөрүе турында хәбәр иттеләр. Тиз арада бу кыргый җәнлекне "капкынга эләктердек" һәм анда котыру чире бармы-юкмы икәнлеген ачыклау максатыннан анализны республика ветеринария лабораториясенә тикшеренүгә җибәрдек.
Сишәмбе нәтиҗә билгеле булды. Бәхеткә, төлкедә котыру чире ачыкланмады. Шушы вакыйга булганнан соң ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре Ленин урамындагы хуҗалыкларда асралучы эт һәм песиләргә котыру чиренә каршы вакцинация ясауны оештырды. Бик күпләр прививка ясатуга риза булсалар да, кайбер хуҗалар йорт хайваннарын вакцинацияләүдән баш тарттылар һәм шул рәвешле алар үзләренең, якыннарының сәламәтлеген куркыныч астына куйдылар. Ә бит авыру йоккан очракта гомерне үзвакытында ясалган прививка гына саклап кала ала.

КОТЫРУ - үзәк нерв системасына зыян китерүче йогышлы вируслы чир. Ул бик куркыныч авыру һәм аңа җиңел генә карарга ярамый. Кыргый хайваннар, бигрәк тә төлке, бүре, шулай ук эт һәм песиләр вирус чыганагы булып тора. Котыру чире китереп чыгаручы микроблар авыру хайванның селәгәендә була. Ерткыч хайваннар хуҗалыкларга үтеп кереп котыру чирен терлекләргә һәм йорт хайваннарына йоктыра. Ә авыру хайван кешегә һөҗүм итеп тешләсә яки тырнаса, селәгәе тирегә эләксә вирус кешегә йога.
Хайваннарда котыру авыруы билгеләре - селәгәй агу, телне чыгарып йөрү, йоннарның тырпаеп торуы.
Котыру чирен булдырмас өчен йорт хайваннарына прививка куйдырырга, хайваннарны ветеринария документларны булган очракта гына сатып алырга, хуҗасыз эт-песиләр белән бәйләнешкә кермәскә, кыргый этләрне кулдан ашатмаска, аларны сыйпамаска, тешләгән очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Белешмә:
Район ветеринария берләшмәсе белгечләре эт-песиләргә, башка йорт хайваннарына бушлай вакцинация уздыра. Яраткан хайваннарыгызны безнең берләшмәгә һәр чәршәмбе 8-17 сәгатьләрдә алып килергә мөмкин. Адресыбыз: Әгерҗе, Ленин урамы.
Ольга АКУЛОВА,
район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев