Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗедә кар белән көрәшкә уннан артык техника җәлеп ителгән

Бүген Әгерҗедә уннан артык техника кар чистарту белән мәшгуль.

Әгерҗедә кар чистарту бригадасы иртәнге сәгать дүрттә – шәһәр әлегә татлы йокыда булганда чыккан. Мини-тракторлар тротуарларны да чистарталар.

  • Бу көннәрдә эшчеләргә авырга туры килә. Шәһәр зур, урамнар күп. Кайберләрен оператив төстә чистартып та өлгерә алмыйбыз. Шуңа халыктан сабырлык сорыйбыз, – ди “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Вәлиев.

Соңгы көннәрдә яуган кар юлларга да, ишегалларына да ятты. Синоптиклар фаразлавына караганда кар яву якын көннәрдә генә тукталмаячак. Һава температурасы да +1 градуска кадәр җылытачак, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев