Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗедә китап фестивале зур бәйрәмгә әверелде

Тантаналы бүләкләү дә булды

"Яшьлек" паркында узган китап фестивале зур бәйрәмгә әверелде.

Ачык һавадагы әдәби чара укырга яратучыларны җыйды: балалар, олылар - хәтта узып баручылар да яныннан болай гына үтеп китә алмады һәм бәйрәмдә актив катнашты.

Фестиваль шигырьләр, җырлар, күңелле уеннар һәм викториналар белән үрелеп барды, тематик ишегаллары, күргәзмәләр һәм мастер-класслар тәкъдим ителде. Бигрәк тә халык күңеленә библиокафе хуш килде.

Чарада катнашучылар канәгать калдылар һәм оештыручыларга көчле алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.

Бу кояшлы бәйрәм көнендә бүләкләүләрсез дә булмады. Әгерҗе районында мәдәниятне үстерүгә керткән өлеше өчен ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән район үзәк китапханә идарәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Чулпан Нурмөхәммәтова бүләкләнде. Күпьеллык намуслы хезмәте, китапханә эшен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Әгерҗе районы башлыгының Мактау грамотасы белән Иске Чекалда авыл китапханәсе китапханәчесе Нина Субботина, намуслы хезмәтләре һәм районның мәдәни тормышында актив катнашуы өчен Әгерҗе районы мәдәният бүлеге Грамоталары белән методика-оештыру бүлеге мөдире Алсу Гатауллина һәм мәгълүмат-китапханә бүлеге библиографы Олеся Габделхакова бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев