Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗедә күпер тирәләрен чистарталар

Казанская урамыннан берәү редакциябезгә шалтыратып: "Безнең халык начарны гына күрә белә. Күперебез янына килеп, анда ниләр эшләнүен үз күзләрегез белән күреп, фотога төшереп китегез әле", - дигәч, әйткән адрес буенча юл тоттык. Без барганда биредә эшчеләр юк иде инде. Әмма алар башкарган эш - күз алдында. Егерме метр радиуста куаклыклар...

Казанская урамыннан берәү редакциябезгә шалтыратып: "Безнең халык начарны гына күрә белә. Күперебез янына килеп, анда ниләр эшләнүен үз күзләрегез белән күреп, фотога төшереп китегез әле", - дигәч, әйткән адрес буенча юл тоттык.

Без барганда биредә эшчеләр юк иде инде. Әмма алар башкарган эш - күз алдында. Егерме метр радиуста куаклыклар киселеп, өеп куелган. Елга яры буенда берничә урында - җыелган чүп өемнәре. Анда ниләр генә юк?! Пластик һәм пыяла шешәләр, полиэтилен пакетлар, иске балалар уенчыклары, аяк киемнәре... Боларның барысын да елга төбеннән "Төзелеш идарәсе" предприятиесе эшчеләре тартып чыгарган.

- Алардан соң елга буйлары чистарып, иркенәеп калгандай булды. Хәзер биредә балалар белән дә йөрергә куркыныч түгел. Елга буе ял итәр өчен менә дигән урын бит инде ул, - ди оныклары белән чыккан Әлфирә Раздыгина.

"Төзелеш идарәсе" предприятиесе эшчеләре Руслан Ибәтуллин, Руслан Сорокин, Сергей Прохоров, Роберт Гаязетдинов, әнә шул рәвешле Казанская, Совет, Красноармейская урамнарындагы өч күпер тирәсен чистартып, К.Маркс урамындагы олы күпернең тирә-юнен тәртипкә китерү белән мәшгуль иделәр.

- Кәефебез яхшы, - диләр ир-егетләр. - Үтеп китүчеләрнең "рәхмәт, егетләр!" дигән сүзләре дә эш дәрте өсти. Эшебезнең нәтиҗәсе булсын өчен халык үзе дә өлеш кертсен, ягъни башка чүпләмәсен иде.

Эшчеләр Әгерҗе елгасы аша салынган унлап күпер тирәсен тәртипкә китерәчәкләр. Экология елы кысаларында хезмәткәрләр табигатьне саклауга юнәлтелгән башка эшләрне башкаруга да игътибар бирәләр.

- Чәчәк түтәлләрен утыйбыз. Контейнер мәйданчыкларын ремонтлыйбыз. Каты көнкүреш калдыклары полигонын рекультивацияләп, аңа илтүче юлны ремонтладык, - ди җитәкчеләре Әнвәр Рәхмәтуллин.

Юллар турында сөйләгәндә, шунысын да әйтми мөмкин түгел: заявкалар булган очракта "Төзелеш идарәсе" предпрятиесе чокырларны ямау эшен дә башкара. Якын көннәрдә Толстой урамында юлларны төзекләндерү эшенә тотыначаклар.

- Табигатьне саклауга юнәлтелгән эшләрне, Экология елы белән генә чикләнмичә, алга таба да дәвам итәчәкбез, - ди Әнвәр Рәхмәтуллин.

Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев