Әгерҗедә күпкатлы йортлар тирәсенә видеокамералар урнаштырылачак
Татарстанда "Куркынычсыз шәһәр" федераль программа кысаларында халык күп йөри торган урамнарга, җәмәгать урыннарына, күпкатлы йортларга күзәтү камералары куюны бик күпләр хуплый. Әгерҗедә дә шәһәргә керү һәм чыгу юлларында, ЮХИДИ бүлекчәсе, район Мәдәният сарае яннарында күзәтү камералары куелган. Ә "Яшьлек" паркына килсәгез, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кемнәр белән нәрсә эшләп йөрүегезне...
Татарстанда "Куркынычсыз шәһәр" федераль программа кысаларында халык күп йөри торган урамнарга, җәмәгать урыннарына, күпкатлы йортларга күзәтү камералары куюны бик күпләр хуплый.
Әгерҗедә дә шәһәргә керү һәм чыгу юлларында, ЮХИДИ бүлекчәсе, район Мәдәният сарае яннарында күзәтү камералары куелган. Ә "Яшьлек" паркына килсәгез, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кемнәр белән нәрсә эшләп йөрүегезне ике камера күзәтеп тора. 2017 елда "Орешник" ял зонасына да күзәтү камерасы куелачак. Хәзер исә республикадагы "Куркынычсыз шәһәр" программасы кысаларында шәһәребездәге күпкатлы йортларга да шундый камералар кую бурычы тора. Әлеге яңалык белән таныштыру өчен күпкатлы йортлардагы җаваплы затларны чакырып, район хакимиятендә дә сөйләштеләр. Без дә, җитәкчеләр белән түгәрәк өстәл артына җыелып, күзәтү камераларының күпкатлы йортларда яшәүчеләргә дә, полициягә дә уңай яклары турында сөйләштек.
Әсгать САДЫЙКОВ - район элемтә узелы начальнигы:
- Шәһәрдә видеокамералар урнаштыру белән "Таттелеком" җәмгыяте филиаллары шөгыльләнә. Моның өчен Татарстанда 400 миллион сум акча бүлеп бирелде. Республика программасы кысаларында һәр күпкатлы йортка кимендә өч камера урнаштырыла. Йорттагы камера, нигездә, балалар мәйданчыгын, ишегалдындагы автомобильләрне, йортка кемнәр килә-китә барысын да тәүлек әйләнәсе, һава торышы нинди булуга карамастан, теркәп бара. Камера урнаштырылганнан соң әлеге йортта яшәүчеләргә аның өчен ай саен бераз түлисе була. Әмма аның суммасы күп булмаячак.
Кайберәүләрдә камера урнаштырылгач, йортларда ОДН өчен түләү тагын артмасмы дигән сорау туарга мөмкин. Һич тә юк, ОДН артмаячак. Чөнки подъездларда "Таттелекомның" үз "шкаф"лары бар һәм электр энергиясе өчен "Татэнергосбыт"ка ай саен үзебез түләп барабыз.
Андрей АВДЕЕВ - район башкарма комитеты җитәкчесе:
- Татарстанда "Куркынычсыз шәһәр" проекты 2009 елдан бирле эшли. Аны "Таттелеком" Эчке эшләр министрлыгы белән бергә гамәлгә ашыра. Зур шәһәрләрдәге күпкатлы йортларның күбесенә видеокүзәтү камералары урнаштырылган инде. Әгерҗе халкы да бу проектны хуплар дип ышанабыз. Чөнки видеокамералар йорт тирәсендә иминлекне саклау өчен бик тә кирәк. Чөнки камерага сез яшәгән йорт тирәсендә нәрсә эшлиләр, стоянкадагы машинагыз тирәсенә кем килә, подъездга кем керә-чыга - барысы да язылып барыла. Күзәтү камерасын мәҗбүри куйдыру булмаячак. Моның өчен йортта яшәүчеләрнең гомуми җыелышында карар кабул ителергә тиеш. Әгәр теге яки бу йортта яшәүчеләрнең 60 проценты риза булса, видеокамера урнаштыру турында карар кабул ителә һәм абонплата барлык фатирларга тигез итеп бүленә.
Быел шәһәребездә Октябрьская урамындагы 5нче йортка пилот проекты буларак, дүрт камера урнаштырылды. Башка йортларда яшәүчеләр дә, гомуми җыелышларда "Куркынычсыз йорт" проектын хуплап, карарлар кабул итәрләр һәм якын арада һәр йорттан камералар безне күзәтеп, куркынычсызлыгыбызны тәэмин итәрләр дип ышанам.
Ринат ШИАБЕТДИНОВ - М.Горький урамындагы 7нче йортның торак милекчеләре ширкәте рәисе:
- Без йортыбызга алты ел элек үк видеокамералар урнаштырган идек. Аның ничек уңайлы икәнен белсәгез иде... Шушы еллар эчендә полиция әлеге камералардагы язулар буенча машина тәрәзәләрен ватучыларны, велосипед, балалар арбасы урлаучыларны бик тиз арада тота алды. Йортыбызда камералар булганын белгәч, яшүсмерләр кичләрен, төннәрен безнең территориядә, балалар мәйданчыгында тәртип бозып, нәрсәләрнедер ватып-җимереп, җәен өй алдыбыздагы матур чәчәкләрне өзеп йөрмиләр. Күпкатлы йортларда яшәүчеләргә үз тәҗрибәбездән чыгып, мондый камераларны тизрәк урнаштырыгыз димен. Видеокамералар җинаятьчелеккә зур киртә булып тора бит.
ххх
Хөрмәтле әгерҗелеләр! Тиздән Әгерҗедәге күпкатлы йортларда видеокамералар урнаштыруга багышланган гомуми җыелышлар узачак. Йортыгыз тирәсендә куркынычсызлык урнаштыруга битараф булмагыз, җыелышларда актив катнашыгыз!
Язманы Рәмзия ЗАРИПОВА әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев