Әгерҗедә кышны озаттылар
Әгерҗедә "Кировское" ТОСы оештырган Кышны озату чарасы шәһәркүләм бәйрәмгә әйләнде. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты бәйрәмдә. Борынгыдан калган куышлы, итек ыргыту, кәлүш киеп йөгерү, кар көртенән сикерү уеннарында халык аеруча активлык күрсәтте. Ә балаларның ат чанасында йөргәнен күрсәгез иде... Шәһәрдәшебез Марат Кунгуров Юлия кушаматлы атын бәйрәмгә дип...
Әгерҗедә "Кировское" ТОСы оештырган Кышны озату чарасы шәһәркүләм бәйрәмгә әйләнде.
Балалар гына түгел, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты бәйрәмдә. Борынгыдан калган куышлы, итек ыргыту, кәлүш киеп йөгерү, кар көртенән сикерү уеннарында халык аеруча активлык күрсәтте. Ә балаларның ат чанасында йөргәнен күрсәгез иде... Шәһәрдәшебез Марат Кунгуров Юлия кушаматлы атын бәйрәмгә дип махсус бизәп алып килгән иде.
Яз белән Кыш тартышканда әкият геройлары да ярдәмгә килде. Нәтиҗәдә, Кышка барыбер бирешергә туры килде. Ул, Язга уңышлар теләп, саубуллашырга мәҗбүр булды.
Саф һавада хуш исле үләннәр салынган чәй, тәм-томнар белән сыйландылар бәйрәмгә килүчеләр.
Клара Безбородова җитәкчелегендәге "Кировское" ТОСы һәр бәйрәмне шәһәрдәшләр күңеленә хуш килерлек итеп үткәрә. Кышны озату бәйрәмен уздыруга алар инде Пасхага әзерләнә башладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев