Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә “Мин яратам сине, Татарстан“ исеме кысаларында бәйрәм чаралары узды

Бүген – 30 август – Татарстан Республикасы көнендә Әгерҗедә “Мин яратам сине, Татарстан“ исеме кысаларында күп кенә мавыктыргыч чаралар узды.

Әгерҗелеләр һәм шәһәребез кунаклары көндезге сәгатьләрдә район тарихы музеена килеп район тарихы белән таныша алдылар. Спорт сөючеләр өчен стадионда футбол һәм Боз сараенда хоккей ярышлары уздырылды. Яшүсмерләр клубында һәм “Яшьлек“ паркында оештырылган күңелле ярыш-бәйгеләрдә балалар осталыкларын күрсәттеләр.

Күңелле җырлар әгерҗелеләрне “Яшьлек“ паркына дәште. Биредә район Мәдәният сарае артистлары, җырчы егет-кызларыбыз, бию төркемнәре башкаруында бәйрәм концерты булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, аның урынбасары Римма Гыйльметдинова һәм күп кенә оешма-предприятие җитәкчеләре дә тамаша кылды. Алар шәһәрдәшләрне бәйрәм белән тәбрикләделәр, игелек, иминлек, тынычлык теләделәр.

19 сәгать 30 минутта шәһәр халкын янә “Яшьлек“ паркына көтеп калалар. Биредә “РУБЕЖ“ фильмы күрсәтеләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев