Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗедә нәни юл хәрәкәте инспекторларының слеты узды (ФОТО, ВИДЕО)

Балалар сәләтләрен күрсәттеләр

Бу сабыйларга нибары 3-4 яшь кенә, әмма алар инде юл йөрү кагыйдәләрен беләләр һәм барлык юл билгеләрен төгәл атыйлар. Әле ничек кенә, теләсә кайсы ЮХИДИ инспекторы тел шартлатачак! Шул ук вакытта аларның берсе дә урында тик тора алмый - җырлый һәм бии, чатнатып шигырьләр сөйлиләр. Бу бик сәләтле балалар дигән тәэсир калды.

Әгерҗе шәһәренең 7 нче балалар бакчасында бүген нәни юл хәрәкәте инспекторларының слеты булып узган танып-белү чарасында без моңа инандык.

Тәрбияче Илнара Хәкимова җитәкчелегендәге урта яшь төркеме балалары үзләренең осталыкларын күрсәттеләр һәм юл йөрү кагыйдәләрен белүдә ярыштылар. Балалар шактый югары белем дәрәҗәсен күрсәтте. Мондый зур чара артында педагогларның һәм сабыйларның тырыш хезмәте торуын аңлыйбыз. Шулай ук ата-аналар ярдәменнән башка да булмый.

Бу хакта без ишетеп кенә белмибез: көн саен репетицияләр, кагыйдәләрне һәм билгеләрне өйрәнү, үткәннәрне кабатлау, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча төркемдәге почмакны бизәү - һәм менә бүген балалар бик шәп нәтиҗә күрсәттеләр! Болар барысы да якты эмоцияләр, музыка һәм алкышлар белән үрелеп барды.

Әгерҗе районында "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ДБУ бүлекчәсе башлыгы Рушания Тимкина чараны оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт белдерде.

Ул рәсем конкурсында 2 урынны яулаган әлеге төркемне грамота белән бүләкләде һәм балаларга сувенирлар һәм бүләкләр тапшырды.

Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләрен исә безнең махсус фото-видеорепортажда карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев