Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә пластик шешәләрне аерым җыячаклар

Әгерҗедә берничә ай элек чүп түгү өчен яңа мәйданчыклар барлыкка килде һәм аларга ябык мульдалар куелды. Шәһәрдәге “Төзелеш идарәсе“ предприятиесе әлеге мәйданчыкларны тагын да уңайлырак итү турындагы тәкъдим белән чыкты.

Хәзер контейнерлар тимер япма астына урнаштырыла, ә алар янәшәсенә пластик шешәләрне салу өчен зур кәрҗин куела. Әгерҗедәге Калинин урамындагы 26нчы йортта яшәүчеләр бу яңалыкны үзләрендә тойдылар инде. Яңарту нәкъ менә алар йорты янындагы мәйданчыктан башланды.

  • Без шәһәрдәшләребез аңлы рәвештә фикер йөртеп, бу сеткага башка калдыкларны ташламаслар дип ышанабыз, ди “Төзелеш идарәсе“ предприятиесе директоры Әнвәр Рәхмәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев