Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә һәр чәршәмбе һәм җомгада чистарыну өмәләре уза

Санитар икеайлык барышында шәһәрдә атнага ике тапкыр - чәршәмбе һәм җомга көннәрендә чистарыну өмәләре уза. Авылларда яшәүчеләр дә, бик тиздән тырма-себеркеләрен тотып, капка төпләрен чистартырга чыгар. БЕРКЕМ ДӘ ЧИТТӘ КАЛМАСЫН Бу атнада яз тулысы белән дилбегәне үз кулына алды. Кояш елмая, кар күзгә күренеп эри. Күп урыннарда кыш буе кар...

Санитар икеайлык барышында шәһәрдә атнага ике тапкыр - чәршәмбе һәм җомга көннәрендә чистарыну өмәләре уза. Авылларда яшәүчеләр дә, бик тиздән тырма-себеркеләрен тотып, капка төпләрен чистартырга чыгар.

БЕРКЕМ ДӘ ЧИТТӘ КАЛМАСЫН

Бу атнада яз тулысы белән дилбегәне үз кулына алды. Кояш елмая, кар күзгә күренеп эри. Күп урыннарда кыш буе кар астында яшеренеп яткан пычраклык та, чүп-чар да баш калкытты. Менә хәзер җиң сызганып йорт, үзебез эшли торган оешма-предприятие территорияләрен, паркларны чистартыр вакыт. Бик күпләр инде узган атнада ук чистарыну өмәләренә кушылдылар. Халыкны социаль яклау идарәсе һәм "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшләүчеләр дә тирә-юньнәрен тәртипкә китерә башладылар.

- Узган җомгада җыелышып беренче өмәгә чыктык. Бинабыз шәһәр үзәгендә, халык күп йөри торган урында урнашкан. Шулай булгач безнең бурыч - аның тирәсен һәрчак чиста һәм тәртиптә тоту, - ди "Өмет" үзәге директоры Ольга Еремина.

Алар кар чәчкәннәр, бина тирәсеннән чүпләрне җыйганнар. Гоголь урамына кадәр тротуар тирәсен дә чистартканнар.

- Бер чыгуда өч капчык чүп җыйдык. Әле чәршәмбе көн дә бер сәгатьләп эшләдек. Җир өсте кардан тулысы белән арынгач территориябезне себереп куярбыз, - ди Ольга Николаевна.

Аннан соң бордюрларны буярлар. Аның өчен буяулары әзер инде. Чәчәкләре дә тәрәзә төбеннән кояшка чыгуны көтә хәзер.

Социаль яклау идарәсе кызларының чистарту эшенә шулай бердәм булып кушылулары һәм матур планнар белән яшәүләре башкаларга да матур үрнәк. Калганнар да икеайлык барышында сынатмаслар дигән өмет зур.

- Шәһәрдәге иллеләп предприятиегә шалтыратып атнага ике тапкыр өмә уздырырга кирәклеге турында хәбәр иттек. Район башлыгы Валерий Макаров шәһәрнең чисталыгын шәхсән үзе контрольдә тота, - ди "Әгерҗе шәһәре" башкарма комитетының оештыру бүлеге җитәкчесе Лилия Шәрипова.

Үз йортлары белән яшәүчеләргә территорияләрен чистарту турында кисәтеп тору да кирәк түгел. Һәр хуҗа йорт тирәсен тәртиптә тотуга җитди карарга тиеш. Күпләр инде җир чыккан урыннарны тырмалап та куйган. Анда хәзер яшел үлән баш калкытып маташа. Ә менә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән авыргарак туры килә. Йорт өчен җаваплы вәкилләр дә, Идарәче компания хезмәткәрләре дә алар белән сөйләшүләр алып барырга тиеш.

- Хәзерге вакытта күпфатирлы йортларның ишегалларын җыештыру өмәләре кайчан узачагы турындагы график төзелә. Без аны белдерү итеп йортларга эләчәкбез. Халыкның бердәм булып өмәгә чыгачагына ышанабыз, - ди Идарәче компания директоры Рөстәм Вәлиев.

ФАШ ИТ

Контейнерлар адым саен урнаштырылган булса да, кайбер ваемсыз кешеләрнең теләсә кая чүп ташлауларына, кайберәүләрнең хәтта пакет тулы чүпләрен ташлап калдыруларына ничек ачу килмәсен инде?! Әле алай гынамы, яр буйларына чүп ташлап калдыручылар да бар бит. Алар экологиягә никадәр зыян китерүләрен аңлыйлармы икән?! Тирә-юнебезне пычратучыларга каршы бергәләп көрәшсәк кенә чисталык булдыра алырбыз, мөгаен. Ә андый мөмкинлек бар хәзер. Чүпләрне теләсә кая түгүчеләр, законсыз чүплекләр турында "Халык контроле" порталына хәбәр итсәң, 1500 сум премия белән бүләклиләр. Моның өчен тәртип бозучыны фотога яки видеога төшерергә кирәк.

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы да чисталык өчен бергәләп көрәшергә чакыра. Әгәр авылдамы, шәһәрдәме законсыз чүплекләр күрәсез икән, фотога төшереп agr-vesti@mail.ru электрон почтабызга юллагыз яки редакциягә кертеп чыгыгыз. "Экояз-17" санитар икеайлык кысаларында районда "Экогаилә", "Экомәктәп", "Экобалалар бакчасы", "Экопредприятие", "Экоҗәмгыять", "Экоишегалды" номинацияләре буенча бәйге игълан ителде. Әлеге номинацияләргә багышланган язмаларны, фотосурәтләрне 10 майга кадәр район хакимиятенә китерергә кирәк.

Өмәләрдә актив катнашыйк, тирә-ягыбызның чисталыгына битараф булмыйк.

Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев