Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә район башлыгының Чыршы бәйрәме иң актив укучыларны җыйды

Матур традиция буенча район башлыгының Чыршы бәйрәме быел да иң актив, акыллы, сәләтле, уку алдынгылары булган укучыларны җыйды. 3нче шәһәр мәктәбендә 250 укучы катнашында узган чараның яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның мәңге үлмәс геройлары - Су анасы һәм Шүрәле чыгышы белән башлануы юкка түгел: Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы ахырына...

Матур традиция буенча район башлыгының Чыршы бәйрәме быел да иң актив, акыллы, сәләтле, уку алдынгылары булган укучыларны җыйды.

3нче шәһәр мәктәбендә 250 укучы катнашында узган чараның яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның мәңге үлмәс геройлары - Су анасы һәм Шүрәле чыгышы белән башлануы юкка түгел: Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы ахырына якынлаша.

- Тик ел тәмамлана дип, сез табигатьне саклаудан, яклаудан туктамагыз, яшь дусларыбыз. Югыйсә, миңа киләчәктә яшәр өчен сулык калмас, - диде Су анасы.

- Ә миңа урман бетәр, - дип дәвам итте Шүрәле.

Аннан бәйрәмгә Убырлы карчыклар, Үлемсез кощей килде. Алар балаларның җитезлеген, тапкырлыгын, зирәклеген сынар өчен нинди генә биремнәр уйлап тапмадылар: сораулар бирделәр, уйнаттылар, җырлар тыңлаттылар. "Белемле меңне егар" дип юкка гына әйтмиләр: укучылар барлык сынауларны тиз һәм җиңел башкарып чыктылар.

Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы, 2018 ел символы - Эт килеп кергәннән соң, ул тагын да җанланып китте. Кыш бабай, үзенең гадәтенә тугры калып, бүләкләр таратты, матур теләкләрен җиткерде.

Чыршы бәйрәменә килгән һәр укучы район башлыгының Яңа ел күчтәнәчен дә алды.

- Бәйрәмдә актив катнашуыгыз белән сез үзегезнең сәләтле, белемле булуыгызны тагын бер тапкыр расладыгыз. Тик ирешелгәннәрдә туктап калмагыз. Үсегез, укыгыз, иҗат итегез. Киләчәк - зирәк, иҗади яктан камил яшьләр кулында, - дип, укучыларга иң изге теләкләрен җиткерде район башлыгы Валерий Макаров та.

Бәйрәм "Радуга талантов" балалар иҗаты йортына йөрүчеләрнең дәртле чыгышлары белән үрелеп барды. Ахырда аларның биюләренә барлык укучылар да кушылып, Чыршы бәйрәме чын дуслык чарасына әверелде.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев