Әгерҗедә санитар икеайлык “Үзебездән башлыйк“ дигән девиз астында уза
1 апрельдә старт алган санитар-экологик икеайлыкның иң кызган вакыты.
Бу көннәрдә тырма-себерке тотып тирә-якны тәртипкә китерүчеләрне урамнарда да еш күрергә була.
- Быелгы санитар икеайлыкны без “Үзебездән башлыйк“ дигән өндәмә астында уздырырга тәкъдим итәбез. Шәхси өй тирәсе булсынмы, күпкатлы йорт территориясеме, үзебез эшли торган оешма-предприятие янымы – иң беренче эш итеп тирә-ягыбызны тәртипкә китерик. Үзебезнең үрнәктә башкаларны да әлеге акциягә кушылырга өндик, – дип мөрәҗәгать итә “Әгерҗе шәһәре“ башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров.
Шәһәрдә һәр атнаның чәршәмбе һәм җомгасы өмә көннәре дип игълан ителә.
Шәхси йортларда яшәүчеләр җыйган чүпләрне “Мехуборка“ компаниясе график нигезендә алып китә. Аларны капчыкка тутыру, ә агач ботакларын кисеп бәйләү генә шарт. Транспорты булганнар чүпләрне полигонга үзләре үк илтә алалар. Икеайлык дәвамында анда керү бушлай.
...Бик тиздән агач-куаклар яфрак яра башлар, табигать яшеллеккә күмелер. Аңа кадәр тирә-ягыбызны тәртипкә китерергә ашыгыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев