Әгерҗедә шагыйрь Фазыл Шәехне искә алдылар + ФОТО
Бүген Әгерҗедә якташыбыз - Иске Кызылъяр авылында биш балалы колхозчы гаиләсендә туып-үскән, Казан авыл хуҗалыгы институтында укыганда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән бер бүлмәдә торган, район авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләгәндә грипп белән авырып бик яшьли сукыр калган, әмма төшенкелеккә бирелмәгән, гомере буе иҗат утында янган Фазыл ШӘЕХнең тууына 80...
Бүген Әгерҗедә якташыбыз - Иске Кызылъяр авылында биш балалы колхозчы гаиләсендә туып-үскән, Казан авыл хуҗалыгы институтында укыганда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән бер бүлмәдә торган, район авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләгәндә грипп белән авырып бик яшьли сукыр калган, әмма төшенкелеккә бирелмәгән, гомере буе иҗат утында янган Фазыл ШӘЕХнең тууына 80 ел тулуга багышланган кичә булды.
Көчле рухлы, тәвәккәл, тормыш авырлыклары алдында сынмаган, туган төбәген, аның кешеләрен чын күңелдән яраткан якташыбыз гомер буе иҗат эше белән шөгыльләнә. Күп еллар Алабугада "Чулман" әдәби берләшмәсен җитәкли.
1976 елда Фазыл Шәехнең "Якты юл буйлап" исемле китабы дөнья күрә. Аннан "Көзге күкрәү", "Дала тулпары" басыла. "Туган якның бер тавы", "Егет сүзе" һәм башка шигырьләр җыентыклары да киң катлау укучыларга барып җитә.
Кичәдә районыбызның каләм осталары, Фазыл аганың бертуган сеңлеләре, аны белгән якташлар катнаштылар, шагыйрь белән бәйле хатирәләрне яңарттылар, аңа багышлап язылган шигырьләрне укыдылар.
Алабугада Фазыл ага белән бергә иҗат утында янган шагыйрә Гөлзада Әхтәмова, музыкант, композитор Владимир Мироваев һәм аның җәмәгате Гөлчәчәк ханым да бәйрәм кунаклары булдылар. Алар Фазыл Шәех сүзләренә язылган җырларны бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев