Район тормышы

Әгерҗедә шәхси хуҗалыклардан сөтне ничә сумнан җыялар

10 октябрьгә күрсәтелгән бәяләр буенча Иж-Бубый, Кодаш авыл җирлекләрендәге шәхси хуҗалыклардан Рита Петрова сөтне 17 сум белән җыя. Тирсә, Сарсак-Омга, Кырынды җирлекләреннән сөт җыючы Равил Харисов 18 сум белән исәп-хисап ясый. Тәбәрле авыл җирлегендә яшәүчеләрнең сөтен җыючы Диләрә Гыйззәтуллинаныкы да - 18 сум. Көчек, Яңа Бәзәкә авыл җирлекләрендә әлеге эш...

10 октябрьгә күрсәтелгән бәяләр буенча Иж-Бубый, Кодаш авыл җирлекләрендәге шәхси хуҗалыклардан Рита Петрова сөтне 17 сум белән җыя.

Тирсә, Сарсак-Омга, Кырынды җирлекләреннән сөт җыючы Равил Харисов 18 сум белән исәп-хисап ясый. Тәбәрле авыл җирлегендә яшәүчеләрнең сөтен җыючы Диләрә Гыйззәтуллинаныкы да - 18 сум. Көчек, Яңа Бәзәкә авыл җирлекләрендә әлеге эш белән шөгыльләнүче Рафис Муллахмәтовның бәясе - 17 сум (һәр килога 80 тиенне сөт җыючыга да түли). Девәтернә, Иске Эсләк, Кадыбаш, Бима, Иске Чекалда, Кадрәк, Салагыш, Күләгәш авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең сөтен җыючы Ринас Гобәйдуллин 18 сум (сөт җыючыга - 80 тиен) түли. Исәнбай, Азево халкыннан сөт җыючы Рәис Мөхәммәдиевның да бәясе - 18 сум (80 тиен - сөт җыючыга). Шаршады, Кичкетаң авыллары шәхси хуҗалыкларыннан сөт җыючы Рәшит Таҗиев халыкка - 18 сум, сөт җыючыга 1 сум белән исәп-хисап ясый.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев