Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗедә шәхси эшмәкәр законны бозган өчен җәза алачак

Беренче тапкыр гына хокук бозуы түгел

Татарстан Республикасы Әгерҗе район суды тарафыннан шәхси эшмәкәргә карата административ хокук бозу турындагы эш каралды. 2020 елның 14 июлендә Татарстан Республикасы Әгерҗе район суды тарафыннан шәхси эшмәкәргә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.6.1 маддәсенең 2 өлешендә каралган административ хокук бозу турындагы эш каралды.

Суд ачыклаганча, шәхси эшмәкәр СОVID-2019 коронавировус инфекциясе таралуны булдырмау максатларында кертелгән тыюлар һәм чикләүләр чорында гражданнарга маска һәм перчатка кебек шәхси яклау чараларыннан башка үзенең ваклап сату объектына керергә һәм анда булырга рөхсәт биргән. 

Әлеге зат элегрәк шундый ук хокук бозу өчен җәлеп ителгән булган инде.

Суд аны административ хокук бозуда гаепле дип таныган һәм эшчәнлекне туктатып тору рәвешендә җәза билгеләгән.

Карар законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев