Әгерҗедә “Созвездие-Йолдызлык“ фестиваленең сайлап алу туры узды
Ике көн дәвамында район Мәдәният сараенда "Созвездие-Йолдызлык" республика телевизион эстрада сәнгате фестиваленең муниципаль этабы узды. Беренче көнне шәһәр балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады. Жюри әгъзалары кечкенә сәхнә осталарының быелгы бәйгегә аеруча тырышып әзерләнүләрен билгеләп үтте. Яшь артистлар сәхнәдә үзләрен ышанычлы тоталар, костюмнары да бик матур. Күбесенең мондый фестивальләрдә катнашу тәҗрибәсе...
Ике көн дәвамында район Мәдәният сараенда "Созвездие-Йолдызлык" республика телевизион эстрада сәнгате фестиваленең муниципаль этабы узды.
Беренче көнне шәһәр балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады. Жюри әгъзалары кечкенә сәхнә осталарының быелгы бәйгегә аеруча тырышып әзерләнүләрен билгеләп үтте. Яшь артистлар сәхнәдә үзләрен ышанычлы тоталар, костюмнары да бик матур. Күбесенең мондый фестивальләрдә катнашу тәҗрибәсе дә бар.
Икенче көнне авыл җирлекләреннән катнашучылар "иләк" аша уздырылды.
Сәхнә осталарының иң-иңнәре Актанышка - фестивальнең зона этабына барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев