Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә “Татар кызы һәм татар малае“ бәйгесе җиңүчеләрен ачыкладылар

5 малай һәм 4 кыз үз көчләрен сынады

Шәһәр һәм авыл балалар бакчаларыннан 5 малай һәм 4 кыз әлеге исемне алу өчен осталыкларын күрсәттеләр. Алар үзләре белән таныштырдылар, җыр-биюгә, шигырь сөйләүдә сыналдылар, туган төбәгебезгә бәйле проект эшен якладылар. Район мәгариф идарәсе җитәкчелеге Вәсилә Сафиуллина җитәкчелегендәге жюри җиңүчеләрне һәм номинация ияләрен билгеләде. 

“Татар кызы“ исеменә 8нче балалар бакчасыннан Айсылу Садыйкова лаек булды. 

“Татар малае“ – 7нче балалар бакчасыннан Риназ Камалтинов. 

“Күпкырлы талант иясе“ номинациясендә – Кадыбаштан Мәлик Гыйззәтуллин. 

“Тел күрке – сөйләм бизәге“ – 7нче бакчадан Дилә Мөстәхимова. 

“Сәнгать күрке – зәвык“ – Биектаудан Элина Сәлимуллина. 

“Гореф-гадәтләр сагында“ – 4нче бакчадан Айзә Латыйпова. 

“Төбәкнең киләчәге – ныклы кулларда“ – Салагыштан Самат Закиров. 

“Туган ягымның асыл улы“ – 9нчы бакчадан Рөстәм Гайнуллин. 

“Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаиләдә“ – Тирсәдән Ильмир Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев