Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗедә таулар да, шугалаклар да булачак

Һәр елны Әгерҗедә кыш җитүгә балалар өчен шугалаклар, агачтан таулар ясыйлар. Бу атнада алтын куллы осталар әлеге эшкә керешәчәкләр. - Соңгы елларда кыш җитүгә Әгерҗедә берничә урында агачтан таулар ясап, шугалаклар катырып бала-чагаларны сөендерә идек. Быелгы кышны да балаларыбыз саф һавада рәхәтләнеп уйнап, күңелле итеп уздырсын өчен стадионда, "Яшьлек" паркында,...

Һәр елны Әгерҗедә кыш җитүгә балалар өчен шугалаклар, агачтан таулар ясыйлар. Бу атнада алтын куллы осталар әлеге эшкә керешәчәкләр.

- Соңгы елларда кыш җитүгә Әгерҗедә берничә урында агачтан таулар ясап, шугалаклар катырып бала-чагаларны сөендерә идек. Быелгы кышны да балаларыбыз саф һавада рәхәтләнеп уйнап, күңелле итеп уздырсын өчен стадионда, "Яшьлек" паркында, "Альфа", "Кировское" ТОСларында, Заводская урамында таулар ясалачак.

Хоккей уйнар, тимераякта шуар өчен шугалаклар да әзерлибез. Алар стадионда, "Заводское" ТОСында һәм Чапаев урамы, 3нче йорт янында булачак, - ди "Әгерҗе шәһәре" мугниципаль берәмлеге җитәкчесе Илназ Сәфәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев