Әгерҗедә “Тоннель“ операциясе барышында унбер тәртип бозу очрагы ачыкланган
Тупас тәртип бозучыларны ачыклау максатыннан ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан ай саен "Тоннель" операциясе уздырыла. Чираттагы операция барышында төп игътибар балаларны машинада йөртүгә юнәлтелде. Бүген уздырылган операция "Игътибар - балалар!" профилактик чарасына багышланды. Бу көнне иртәнге 7-9 сәгатьләрдә "пятачокта" ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег Капилов җитәкчелегендә ике экипаж эшләде: Айдар Әхмәтшин белән Финәрис...
Тупас тәртип бозучыларны ачыклау максатыннан ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан ай саен "Тоннель" операциясе уздырыла. Чираттагы операция барышында төп игътибар балаларны машинада йөртүгә юнәлтелде.
Бүген уздырылган операция "Игътибар - балалар!" профилактик чарасына багышланды. Бу көнне иртәнге 7-9 сәгатьләрдә "пятачокта" ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег Капилов җитәкчелегендә ике экипаж эшләде: Айдар Әхмәтшин белән Финәрис Бәшәров, Сергей Тукаев белән Ләйлә Йосыпова һәм полициянең участок вәкилләре Александр Глухов, Айдар Әхмәтшин.
Алар билгеләп үткәнчә, тәртип бозучылар саны кимеми. Бу юлы да куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләрне дә "каптырдылар". Балалар өчен махсус утыргычлары булмаган машина хуҗалары да очрады. Әйтик, күршеләре Владимирдан балаларын бакчага алып баруын үтенгәннәр.
- Минем оныкларым зур инде, шуңа утыргычым юк, - дип аклана шофер.
Дөрестән дә, һәр машина йөртүченең салонында кресло булу мәҗбүри түгел. Бу очракта баланың иминлеге турында әти-әнисе кайгыртырга тиеш иде. Моның өстенә, алар күршеләрен дә уңайсыз хәлдә калдырдылар.
Чираттагы машина - такси. Бала куркынычсызлык каешы белән эләктерелгән, әмма махсус җайланма юк. Әгәр эшең пассажирларга хезмәт күрсәтүдән гыйбарәт икән, бар нәрсәне дә куз уңында тотарга кирәктер.
- Без такси хезмәтеннән еш файдаланабыз. Мондый очракка юлыкканыбыз булмады. Хәзер барлык машиналарда диярлек утыргычлар бар, - ди сабыйның әнисе Виктория. Бу очракта аның үзенә дә игътибарлырак булырга кирәк иде. Әйтик, башка машина чакыртырга йә чакыртканда ук бала белән барачагы турында кисәтергә...
Сәгать сигезләр тирәсендә экипаж Казанская урамына юл тотты. Биредәге юл 1нче гимназиягә илтә.
- "Пятачок"та инспекторлар кизү торганын белеп, кайбер машина шоферлары шәһәр үзәгенә шушы әйләнгеч юл буйлап узарга тырышалар. Алар арасында еш кына "права"сызлар, салмыш хәлдәгеләр очрый. Мәктәпкә йә бакчага баласын махсус утыргычтан башка гына илтүчеләргә дә юлыгырга туры килә, - ди Финәрис Бәшәров.
Бу көнне биредә тәртип бозучыларга юлыкмадылар инспекторлар. Әнә, яшь әни Айгөл эшкә ашыга. Машинада махсус утыргычта - нәни кызы.
- Без үз йортыбыз белән яшибез, еш кына машина белән чыгарга туры килә. Рамина туу белән аның иминлеге турында кайгыртып кресло алдык. Бу ЮХИДИ инспекторлары өчен түгел, бала иминлеге өчен кирәк бит, - ди Айгөл.
Гаиләсе белән район үзәгенә юл тотучы Андрей да шушы ук фикердә. Арткы утыргычларда - ике бала. Зурысы - 11 яшьлеге ФЭСТ дип аталган махсус җайланма ярдәмендә эләктерелгән. Өч айлык сабый махсус бишектә рәхәтләнеп йоклый.
ЮХИДИ инспекторлары белән чираттагы рейдыбыз шушы очрак белән тәмамланды.
Белешмә:
"Тоннель" операциясе барышында 11 тәртип бозу ачыкланган. Шуның 4се - кечкенә яшьтәге балаларны махсус утыргычсыз йөртү, 6сы - куркынычсызлык каешын эләктермәү, берсе каршыдагы пыяланы тонировкалау очраклары. Монысы да куркыныч, чөнки ул шоферның күрүен чикли.
Екатерина Самсонова.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев