Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗедә Тукай туган көнне бәйрәм иттеләр

Бүген бөтен татар дөньясы Тукай туган көнне бәйрәм итте. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, мәдәният учакларында бөек шагыйрьне, аның аянычлы язмышын, тормыш һәм иҗат юлын искә алдылар. Һәркайда - урамнарда, радио-телевизорда Тукай шигырьләре яңгырады. Каләм осталары шагыйрьгә багышлап язган иҗат җимешләрен укыдылар. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре дә Шигърият бәйрәме көнне китапханәгә килүчеләрне...

Бүген бөтен татар дөньясы Тукай туган көнне бәйрәм итте. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, мәдәният учакларында бөек шагыйрьне, аның аянычлы язмышын, тормыш һәм иҗат юлын искә алдылар. Һәркайда - урамнарда, радио-телевизорда Тукай шигырьләре яңгырады. Каләм осталары шагыйрьгә багышлап язган иҗат җимешләрен укыдылар.

Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре дә Шигърият бәйрәме көнне китапханәгә килүчеләрне Тукай әкиятләре геройлары булып киенеп каршы алдылар. Шүрәле Су анасына "өйләнгән" дигән яңалык та җиткерделәр алар. Кәҗә белән Сарыкның да юллары аерылган, имеш. Бала да Күбәләкне һаман тота алмый болын-кырлар буйлап йөгерә икән... Бу әкият геройлары бәйрәмдә бергә очраштылар. Алар тамашачыларны әкият-шигырьләр аша Тукай дөньясына алып керделәр.

- Тукай туган көнне, Шигърият бәйрәмен мин балачактан көтеп алам. Хәтта мәктәптә укыганда Тукай бәйрәме көнне булган бер хатирә дә күңелемдә саклана әле. Дус кызым Вәлия белән бәйрәмнән кайтканда ташу безнең юлны бүлгән иде. Шунда фронтовик Хәйдәр абый ярдәмгә килде. Икебезне күтәреп алды да судан чыгарып куйды. Еллар узды, гомер көзенә кереп барабыз... Әмма Тукай шигырьләре әле дә безнең белән. Галимнәр әйтмешли, аларны укыган саен үзеңә нинди дә булса яңалык ачасың, - диде актив хәбәрчебез Рәмзия апа Шәймөхәммәтова һәм Тукайның "Ана догасы" шигырен укыды.

27 ел гына яшәсә дә, халык күңеленә гаҗәеп бай, тирән мәгънәле иҗаты белән мәңгелеккә кереп калган Тукайның бөеклегенә, чынлап та, яши-яши инанасың. Күпме шагыйрь-язучылар аңа мәдхия җырлый бүген. Үзебезнең җирле шагыйрьләребез дә бөек шагыйрьгә багышлап күпме шигырь иҗат иттеләр! Әле дә хәтердә, Чыңгыз ага Мусин Казанда уза торган Шигърият бәйрәменә поездда китә торган иде... Аның хәтта

Казаныма иртүк барып төштем,

Мәйдандагы Тукай янына.

Өч минутлык шигырь укыдым да

Кайтып киттем туган ягыма дигән шигъри юллары да бар.

- Чыңгыз аганы язучы Ринат Мөхәммәдиев хәтта "Әгерҗе Тукае" дип тә атаган иде бит. Ни кызганыч, бүген арабызда Чыңгыз абый да, Тукайның "Пар ат"ын ничә еллар сәхнәдә яңгыраткан Наил абый Нәбиуллин да юк... Алар бу бәйрәмгә ничек канатланып, илһамланып килгән булырлар иде, - диде матбугат ветераны Рәмзия ханым Зарипова.

Без - Тукайны укып-үскән, аның әсәрләре белән тәрбияләнгән буын. Ә менә үсеп килүче буын Тукай әсәрләрен беләме икән?

- Казанга баргач Тукайның "Су анасы" белән "Шүрәле" китапларын алып кайткан идем. Шул китапларны оныкларыма укыдым. Хәзер кич саен йоклар алдыннан әниләренә шул китапларны укырга кушалар икән балалар. Әнә шулай, кечкенәдән китапка мәхәббәт тәрбияләсәк, аларга туган телебездә әкиятләр укысак иде, - диде Рәмзия ханым.

...Тирә-юньне яңгыратып татарның гимнына әйләнгән "Туган тел" көе яңгырый. Халык аягүрә басып җырны башкара. Ә һәркемнең күңелдә бер уй: Тукай - ул мәңгелек. Тукай - халкыбызның раушан көзге. Тукай иҗаты ул - чиксезлек...

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев