Әгерҗедә Яңа ел бәйрәмнәренә старт бирелде
Бүген район Мәдәният сараенда быелгы Яңа ел бәйрәмнәренә старт бирелде: инвалид һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны район башлыгының һәм "РИТЭК" җәмгыятенең Чыршы бәйрәмнәренә җыйдылар. Аларга район җитәкчелеге һәм җәмгыять исеменнән Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды. Әгерҗенең өч һәм аннан да күбрәк инвалид бала тәрбияләүче җиде гаиләсе өчен бу бәйрәм...
Бүген район Мәдәният сараенда быелгы Яңа ел бәйрәмнәренә старт бирелде: инвалид һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны район башлыгының һәм "РИТЭК" җәмгыятенең Чыршы бәйрәмнәренә җыйдылар. Аларга район җитәкчелеге һәм җәмгыять исеменнән Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды. Әгерҗенең өч һәм аннан да күбрәк инвалид бала тәрбияләүче җиде гаиләсе өчен бу бәйрәм аеруча истәлекле булды: әлеге гаиләләргә Татарстан Хөкүмәте исеменнән автомат кер юу машиналары бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев