Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә яшәүче ике ветеранга “Фидакарь хезмәт өчен“ медале тапшырылды

Бүген район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова Әгерҗедә яшәүче сугыш ветераны Ольга Грабоваяга һәм  сугыш вакытында тоткынлыкта булган Валентина Титовага “Фидакарь хезмәт өчен“ медальләрен тапшырдылар.

Әлеге медальләрне безнең районда 15 кеше алырга тиеш. Әгерҗедән Нури ага Мистахов, Сәүбан Миңнехуҗин, Шәүкәт Акбашев, Прокопий Чакилев, Пелагия Мерзлякова, Хәя Садретдинов, Кырындыдан Мөнәвәрә Яхина, Касайдан Касыйм Исмәгыйлев, Яңа Акхуҗадан Зариф Мөхәммәтдинов һәм Татар Тансарыннан Искәндәр Хәлиуллин исеменә кайткан медальләрне район җитәкчеләре өйләренә барып ияләренә тапшырдылар инде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев