Спорт рухы һәм азарт хөкем сөрде
Бүген «Олимп» спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләренең җыелма командалары арасында йөзү буенча Әгерҗе муниципаль районы Чемпионатының беренче этабы узды. Ярышларда 11 команда катнашты. Алар арасында Иж-Бубый, Сарсак-Омга, Көчек һәм Кадыбаштан катнашучылар, шулай ук Башкарма комитет, Әгерҗе РҮХ, агросәнәгать көллияте, ЭЭМ җыелма командалары, яшүсмерләр клубы вәкилләре, "Өченче буын" командасы һәм башка эшче коллективлар бар иде.
Барлык катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова сәламләде.
Ул спорт комплексының актив һәм кызыклы тормыш белән яшәвен, ә мондый чараларның зур күрсәткеч булуын билгеләп үтте.
- Бүген бу ярышлар бөтен кешеләрне һәм сәламәт яшәү рәвеше тарафдарларын берләштерде!- диде ул спортчыларга уңышлар теләп.
Башта барлык катнашучыларга да ирекле стиль белән 50 метр дистанциягә йөзәргә кирәк иде. Ярышларның икенче өлешендә эстафета узышы булды.
Чара дәвамында командалар арасында спорт рухы һәм азарт хөкем сөрде.
Чара ахырында тантаналы бүләкләү булды. Ярышларда җиңүчеләр медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде. Ярышларның абсолют җиңүчесе булып Әгерҗе районы буенча Эчке эшләр бүлеге танылды, икенче урында-Сарсак-Омга авыл җирлеге, өченче урында-Әгерҗе районы Башкарма комитеты. Котлыйбыз!
Чемпионатның икенче этабы 2021 елның 28 маенда узачак.
Нет комментариев