Әгерҗедә йөзенче пар язылышты
Быел Россиядә ЗАГС оешуга - 100 ел. Юбилей елында әлеге сан белән бәйле вакыйгаларны тантаналы төстә билгеләп үтәләр. Әгерҗе ЗАГСында да йөзенче парны теркәделәр. Яшь пар Виктория-Денис Майдукларны котларга әти-әниләре, дуслары, туганнары гына түгел, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова һәм шушы көннәрдә рубин туйларын бәйрәм итүче Гүзәл-Фәрит Ваһаповлар...
Быел Россиядә ЗАГС оешуга - 100 ел. Юбилей елында әлеге сан белән бәйле вакыйгаларны тантаналы төстә билгеләп үтәләр. Әгерҗе ЗАГСында да йөзенче парны теркәделәр.
Яшь пар Виктория-Денис Майдукларны котларга әти-әниләре, дуслары, туганнары гына түгел, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова һәм шушы көннәрдә рубин туйларын бәйрәм итүче Гүзәл-Фәрит Ваһаповлар да килгәннәр иде. Римма Ринатовна яшьләрне котлап:
- Мәхәббәт хисләрен сүндермичә, гомер буе бер-берегезне хөрмәт итеп, яратып, аңлап яшәгез, - диде һәм район башлыгы Валерий Макаров исеменнән бүләк тапшырды.
40 ел бергә гомер итүче Ваһаповлар мәхәббәт, хөрмәт, сабырлык һәм уртак максатлар булганда гына гаиләдә татулык хөкем сөрә, диделәр. Ул һәм кыз тәрбияләп үстереп, әби-бабай бәхетен татыган Гүзәл ханым һәм Фәрит әфәнде исеменә дә бәйрәм тантанасында котлаулар күп яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев