Әгерҗедә йөзенче сабыйны теркәделәр
Быел ЗАГС хезмәте оешуга - йөз ел. ЗАГС бүлегендә әлеге тантаналы вакыйга белән бәйле чаралар башланды инде. Бу атнада районда быел туган йөзенче сабыйны теркәделәр. Есения - Әгерҗедә яшәүче Светлана-Андрей ГВОЗДЕВСКИЙлар гаиләсендә туган беренче сабый. Ул 14 апрельдә дөньяга килә. - Кызыбызның йөзенче сабый булып туганын белмәдек тә. Бу -...
Быел ЗАГС хезмәте оешуга - йөз ел. ЗАГС бүлегендә әлеге тантаналы вакыйга белән бәйле чаралар башланды инде. Бу атнада районда быел туган йөзенче сабыйны теркәделәр.
Есения - Әгерҗедә яшәүче Светлана-Андрей ГВОЗДЕВСКИЙлар гаиләсендә туган беренче сабый. Ул 14 апрельдә дөньяга килә.
- Кызыбызның йөзенче сабый булып туганын белмәдек тә. Бу - безнең өчен истәлекле, күңелле һәм шатлыклы вакыйга, - ди яшь әни Светлана.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лилия Госманова бу гаиләгә сабыйның туу турында таныклыгын, Президентыбыз һәм район башлыгы котлауларын һәм бүләкләр тапшырганда иң матур теләкләрен дә җиткерде.
- Бала тавышы яңгыраганда гына гаилә бөтен һәм бәхетле була. Сезнең сабыегыз да әти-әни канаты астында бәхетле булып үссен, сәламәт булсын. Өегездә бөтенлек, тынычлык, татулык хөкем сөрсен, - диде ул.
Тантанага беренче оныкларын котларга Сергей һәм Раида Шулеповлар да килгән иде.
- Бергә яшәвебезгә 30 ел тулган көннәрдә балаларыбыз безне онык бүләк итеп сөендерделәр. Бу - безнең өчен бик зур бүләк, - диделәр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев