Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗедә үзара салым акчасына Әгерҗе елгасын чистарталар

Быел үзара салым акчаларына башкарылачак эшләр исемлегенә Әгерҗе елгасын чистарту да кертелде. Яшьләр парламенты әгъзалары елга ярларын чистарту буенча бик еш өмәләр уздырып торсалар да, бу гына әлеге проблеманы тулысынча чишәргә мөмкинлек бирми. Чөнки кайбер шәһәрдәшләребез һаман да яр буйларына, елгага чүп ташлыйлар, ял иткәннән соң әйберләрен җыюны "оныталар". Яз...

Быел үзара салым акчаларына башкарылачак эшләр исемлегенә Әгерҗе елгасын чистарту да кертелде.

Яшьләр парламенты әгъзалары елга ярларын чистарту буенча бик еш өмәләр уздырып торсалар да, бу гына әлеге проблеманы тулысынча чишәргә мөмкинлек бирми. Чөнки кайбер шәһәрдәшләребез һаман да яр буйларына, елгага чүп ташлыйлар, ял иткәннән соң әйберләрен җыюны "оныталар". Яз көне дә елга һәм аның ярлары пычрануга йөрәк әрни.

Шул максаттан, быел "Төзелеш идарәсе" предприятиесенә Әгерҗе елгасын чистарту бурычы йөкләнгән иде. Предприятие эшчеләре елганы гына түгел, яр буйларын чүп-чардан арындыруга да күп көч куйдылар, анда үскән куакларны кистеләр. Хәзер күперләр тирәсендәге участокларны танып та булмый. Биредә бик уңайлы һәм чиста. Менә бу фотода Казанская урамындагы күпер территориясе сурәтләнгән. Әлеге урыннан хәзер караңгы төшкәч тә йөрүе куркыныч түгел.

Әгерҗе елгасын чистарту һәм төзекләндерүгә барлыгы 495 мең 729 сум акча тотылган.

Исеңдә тот: үзара салым программасы гамәлдә булмаса, Әгерҗе елгасын һәм аның ярларын чистарту да мөмкин булмас иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев