Әгерҗедә Заводская урамында “парковка“ ясыйлар
"Заводское" ТОСы, "Татарстанның иң яхшы территориаль җәмәгать үзидарәсе" республика бәйгесендә бишенче урынга лаек булып, 160 мең сум грант откан иде. - Әлеге акчага Заводская урамында узган ел республика программасы буенча төзелгән спорт мәйданчыгы янына машиналар кую урыны ясарга уйладык. Чөнки бик күпләр автомобильләрен төнгә мәйданчыкта калдыралар. Бу халыкта канәгатьсезлек тудыра,...
"Заводское" ТОСы, "Татарстанның иң яхшы территориаль җәмәгать үзидарәсе" республика бәйгесендә бишенче урынга лаек булып, 160 мең сум грант откан иде.
- Әлеге акчага Заводская урамында узган ел республика программасы буенча төзелгән спорт мәйданчыгы янына машиналар кую урыны ясарга уйладык. Чөнки бик күпләр автомобильләрен төнгә мәйданчыкта калдыралар. Бу халыкта канәгатьсезлек тудыра, - ди ТОС җитәкчесе Фәнилә Хисаметдинова.
Илнур Мифтахиев җитәкчелегендәге "СтройГрад" эшчеләре "парковка" төзелешен башлаганнар инде. Юл читеннән дүрт метр киңлектә 309 квадрат метрны тәшкил иткән мәйданга комлы-ташлы катнашма җәяләр алар.
- Бу эшне төгәлләгәч, спорт мәйданчыгын машиналар кермәслек итеп әйләндереп алырга да уйлыйбыз, - ди Фәнилә алдагы планнары белән уртаклашып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев