Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә - зур югалту

Районның хөрмәтле аксакалын соңгы юлга озаталар

Кичә Әгерҗедә 14 яшендә хезмәт юлын башлаган, 1943 елда сугышка киткән, гади солдаттан полк командиры дәрәҗәсенә күтәрелгән, сугышчан батырлыклары өчен 1 һәм 2нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, Жуков, "Японияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнгән хөрмәтле аксакалыбыз, ветеран Шәүкәт ага Акбашев вафат булды.

Аңа 95 яшь иде.

Аның сугыштан соңгы гомер юлы Әгерҗе тимер юлына багышланган иде. Башта машинист ярдәмчесе, машинист, аннн соң лаеклы ялга чыкканчы машинист-инстрктор булып эшләгән, локомотив депосының партком секретаре булган. Хезмәттәге уңышлары өчен 1966 елда СССРның иң зур бүләге - Ленин ордены белән бүләкләнгән.

Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев