Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗедәге “Олимп“ спорт комплексында йөзү буенча тәүге ярышлар узды

Кышкы каникулның соңгы көнендә Әгерҗедә бер ай элек кенә ачылган "Олимп" физкультура-сәламәтләндерү комплексында балалар арасында Кыш бабай призына йөзү буенча тәүге ярышлар узды. Бәйгедә катнашучыларны спорт комплекс директоры Рөстәм Гобәйдуллин сәламләде һәм яшь йөзүчеләргә уңышлар теләде. - Әлеге бассейн ачылуны без күптәннән бик зарыгып көтеп алдык. Биредә бик күп балаларның...

Кышкы каникулның соңгы көнендә Әгерҗедә бер ай элек кенә ачылган "Олимп" физкультура-сәламәтләндерү комплексында балалар арасында Кыш бабай призына йөзү буенча тәүге ярышлар узды.

Бәйгедә катнашучыларны спорт комплекс директоры Рөстәм Гобәйдуллин сәламләде һәм яшь йөзүчеләргә уңышлар теләде.

- Әлеге бассейн ачылуны без күптәннән бик зарыгып көтеп алдык. Биредә бик күп балаларның шөгыльләнүе - безнең өчен зур сөенеч. Без киләчәктә сезнең арада йөзү буенча республикада, Россиядә танылган спортчылар чыгачагына ышанабыз, - диде.

Әле бер ай гына шөгыльләнсәләр дә, балалар йөзү буенча шактый шомарганнар инде. Ярышта төрле яшь категорияләре буенча җиңүчеләр ачыкланды. Аларга Грамоталар һәм бассейнга йөрү өчен сертификатлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев